Амбар утчыллары
Амба́р утчыллары́ - күбәләкләр, утчыллар гаиләлегеннән. Нигездә азык-төлек складлары, ашлык амбарлары, элеваторлар, тегермәннәрдә тереклек итә. Татарстан территориясендә тегермән, он һәм бөртекле ашлык утчыллары киң таралган. Тегермән утчыллары (Ephestia kuehniella) республиканың барлык районнарында очрый. Канат җәеме 20-25 мм, алгы канатлары - соры төстә, китекле ике ак сызыгы һәм кара төстәге буй-буй аркылы сызыклары һәм нокталары бар. Кортының озынлыгы 20 мм га җитә, ачык-сары, алсу, кайвакыт яшькелт төстә була. Башлыча он, ярма, катырмач һ.б. ашамлыкларны зарарлый. Он утчылы (Pуralis farinalis) бөтен җирдә таралган, канат җәеме 30 мм га җитә, алгы канатлары - канат төбендә һәм очында шәмәхә-көрән, уртада көлсу-соры сызык үтә, арткы канатлары караңгы соры төстә, борылма сызыклы. Ел буена утчылларның 5 буыны үсеп өлгерә. Кортының озынлыгы 20 мм га җитә, саргылт-ак төстә, сирәк кенә кыска сызыклар белән капланган; ашлык, он, ярма, печән, көрпә һәм кондитер азыкларын зарарлый. Ашлык утчылы (Ephestia elutella) ТРның кайбер районнарында гына очрый. Канат җәеме 17мм га җитә, алгы канатлары җирәнсу-соры, арткы канатлары - тонык-соры. Кортының озынлыгы 17 мм га җитә, кызгылт-алсу яисә сарырак төстә, ашлык продуктларын зарарлый. Көрәш чаралары амбарларны, ашлык эшкәртү предприятиеләрендәге биналарны, машина һәм инвентарьларны әзерләү, чистарту һәм утчылларның таралуын кисәтүдән гыйбарәт. Физик-механик ысул: ашлык һәм ярмаларны чистарту, онны иләү, тузан суырткыч белән стена, идән, машиналарны чистарту, ашлыкны ион нурлар белән дезинсекцияләү; химик ысул: аэрозоль һәм газ белән дезинсекцияләү (хлорофос, тиофос, хлорпикрин) һ.б.
Амбар утчыллары | |
Кыскача исем | E. kuehniella |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Ephestia kuehniella Целлер, Филипп Кристоф, 1879 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | Ephestia[d] |
Таксонның халык атамасы | gwyfyn blawd y Canoldir[1], grauwe meelmot[2], Mehlmotte, Mediterranean Flour Moth, Un güvesi, Grauwe meelmot[3], jauhokoisa[4] һәм melsmalmott |
...өчен инвазион төр | Швеция |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Охранный статус NZTCS | not threatened[d][5] |
Амбар утчыллары Викиҗыентыкта |
Чыганаклар үзгәртү
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты. 2013 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Gwefan Llên Natur
- ↑ Vlinderstichting vlinders
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ New Zealand Threat Classification System Database — Department of Conservation.