Амбар көясе

(Амбар көяләре битеннән юнәлтелде)

Амба́р көясе́, бөртекле ашлык көясе (Nemapogon gronellus) - күбәләк, чын көяләр гаиләлегеннән. Канат җәеме 9-14мм. Алгы канатлары кара таплы, көмешсу-соры төстә, арткы канатлары соры яки коңгырт. Кортлары 10 мм озынлыкта, саргылт-ак. ТРда киң таралган, ашлык амбарларында, өйләрдә күп очрый. Кортлары ашлыкка, ашлык продуктларына, сохарига һәм кабак орлыгына зыян китерә. Кузыга әверелеп кышлый. Күбәләкләрнең беренче буыны язын барлыкка килә һәм 100 ләп күкәй сала. 1 елда бер-ике буын үсеп җитә. Амбар көясе белән көрәш чаралары турында карагыз Амбар утчыллары.

Амбар көясе
Халыкара фәнни исем Nemapogon granella L., 1758
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Nemapogon[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана The American Cyclopædia (1879)[d]

 Амбар көясе Викиҗыентыкта

Чыганаклар

үзгәртү