Амариллис

чәчәк төре

Амари́ллис[3] (лат. Amaryllis) — Амариллислылар — Amaryllidaceae гаиләсеннән олиготиплы бер өлешле биологик үсемлек нәселе. 1753 елда швед систематигы Карл Линней тарафыннан аерып алынган [4].

Амариллис
Халыкара фәнни исем Amaryllis L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон амариллисовые[d]
Таксономик төр A. belladonna[d]
Җимеш төре тартмачык[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Энциклопедический лексикон, 1835—1841[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]

 Амариллис Викиҗыентыкта

Бу исем астында еш очрый торган популяр декоратив бүлмә үсемлеге чын мәгънәсендә гибрид (гиппеаструм) — чын амариллислар өй шартларында үстерелми диярлек.

Систематикасы

үзгәртү

Амариллис белладонна — Amaryllis belladonna төре аша тәкъдим ителгән нәсел, гадәттәгечә, монотиплы дип санала [3][5], әмма 1998 елда хәзер фәнни дөньяда танылган тагын бер төр сүрәтләнә. " The Plant List" мәгълүматлар базасы нәсел үз эченә 4 төрне кертә ди [6]:

Amaryllis bagnoldii

Amaryllis belladonna

Amaryllis condemaita — Vargas

Amaryllis paradisicola — Snijman

Хәзер Гиппеаструм — Hippeastrum нәселе дип аерылганнар да элек Амариллис төренә кертелгән була [3], аларны, гадәттә, ялгыш амариллис дип атыйлар.

Таралышы

үзгәртү

Кыргый табигатьтәге нәсел вәкилләре Көньяк Африка Җөмһүрияте Капа провинциясе эндемиклары булып торалар [7]. Австралиягә кертелгәннәр[8].

Ботаник тасвирламасы

үзгәртү

Мезофитлар[8].

Күпьеллык үсемлекләр. Үлән үсемлекләр Суганлы үсемлекләр.

Яфраклары тамырдан ук башлана, ике рәт булып урнашкан.

Чәчәкләре чатыр сыман чәчәклеккә җыелганнар; тыгыз чәчкә чыганагына ия, чәчәклектә 2-12 чәчәк булуы мөмкин. Көз көне чәчәк ата, яфраксыз күренешле бүрәнкә чәчәкләре диаметрда 8 сантиметрга җитә. Амариллис чәчәгенең 6-12 төрле — актан алып куе кызылга чаклы — төсе бар. Уртача тизлектә үсә. Җимеше — ачылмалы тартма, орлыклары канатлар рәвешендә орлыклыкка ия булуы мөмкин [8].

Хромосомнар саны 2n = 22[9].

Карау дөрес оештырылган очракта, чәчәкнең суганы 20 елга чаклы яшәү сәләтенә ия.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
 
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «амариллис»