«Аманат» фиркасе (каз. «Аманат» партиясы) идарә итүче президент яклы һәм Казакъстанның иң эре сәяси фиркасе. 1999 елда Казакъстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев инициативасы белән «Отан» Җөмһүрият сәяси фиркасе буларак нигезләнгән. 2006 елдан 2022 елга кадәр «Нур Отан» исемен йөрткән.

«Аманат» фиркасе
каз. «Аманат» партиясы
Җитәкче:

Ерлан Кошанов

Нигезләү датасы:

12 февраль 1999

Идеология:

Үзәкчелек[1]
Прагматик евразиячелек
Авторитаризм[2]
Универсаль фирка
Социаль консерватизм[3][4]
Икътисади либерализм[4]

Сайт:

amanatpartiasy.kz

 Аманат Викиҗыентыкта

Назарбаев 2022 елның 28 гыйнварына кадәр «Нур Отан» партиясе рәисе булып тора, шул вакытта «Нур Отан» партиясе рәисе итеп президент Касыйм-Җумарт Тукаев билгеләнә.[5] Соңыннан Токаев президент буларак барлык партияләрдән һәм хәрәкәтләрдән читләшү өчен партиядән чыга, ә аның рәисе булып мәҗлес спикеры Ерлан Кошанов тора.[6]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Nur Otan (Aug 27, 2013). Доктрина Нур-Отан. Nur Otan. әлеге чыганактан 2017-02-12 архивланды. 2017-02-12 тикшерелгән.
  2. Isaacs, Rico (2011). Party System Formation in Kazakhstan. Routledge. pp. 224. ISBN 9781136791086. https://books.google.com/books?id=K3KrAgAAQBAJ&q=nur+otan+ideology&pg=PA123.  2022 елның 7 гыйнвар көнендә архивланган.
  3. (6 July 2020) «OSCE Yearbook 2019». Organization for Security and Co-Operation in Europe (OSCE) 25: 81.
  4. 4,0 4,1 BAUYRZHAN BAIBEK: "WE WANT A BROAD DISCUSSION INSIDE THE "NUR OTAN" PARTY (en) (5 February 2013). әлеге чыганактан 2021-06-14 архивланды. 2023-04-19 тикшерелгән.
  5. Назарбаев решил сложить полномочия лидера партии власти «Нур Отан». «Интерфакс». 2021-11-23 тикшерелгән.
  6. Президент Токаев вышел из партии Amanat (2022-04-26). 2022-06-21 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү