Альберт Мулдашев

Альберт Мулдашев (25 август 1954 ел) — галим-ботаник. 1980 елдан Уфадагы Биология институты гыйльми хезмәткәре, 1995 елдан — өлкән гыйльми хезмәткәр. Биология фәннәре кандидаты (1983). Россия Федерациясенең атказанган экологы (2005).

Альберт Мулдашев
Туган телдә исем Мулдашев Альберт Әкрам улы
Туган 25 август 1954(1954-08-25) (70 яшь)
БАССРның Белорет районы Түбән Сермән авылы
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең атказанган экологы

Биографиясе

үзгәртү

Мулдашев Альберт Әкрам улы 1954 елның 25 августында БАССРның Белорет районы Түбән Сермән авылында туган.

1976 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаган. Университетны тамамлагач, Уфа Биология институтына (СССР фәннәр Академиясенең Башкорт филиалы) үсемлек ресурслары лабораториясенә эшкә җибәрелә.

1977 елда СССР фәннәр Академиясенең Ленинградтагы В. Л. Комаров исемендәге Ботаника институтына аспирантурага укырга керә.

1979 елда Монголиядә Совет-Монгол экспедициясендә катнаша. Биредә ул кандидатлык диссертациясе өчен материаллар туплый.

1983 елда профессор В. И. Грубов җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясен яклый. Темасы: «Монография рода Ajania Poljak. (Asteraceae — Anthemideae)». Биредә ул ботаника фәне буенча берничә яңа таксон, шул исәптән бер ыру ача һәм сурәтли.

1981 елдан хәзерге көнгә кадәр Россия фәннәр Академиясе Уфа фәнни үзәгенең Биология институтында геоботаника һәм үсемлекләрне саклау лабораториясендә эшли.

1981 елдан Биология институтының Гербарие белән җитәкчелек итә. Биредә 100 мең көпшәле (югары төзелешле) үсемлекләрнең гербарие саклана.

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

1995 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр. Фәнни тикшеренүләре Башкортостандагы үсемлекләрнең сирәк төрләренең популяцион биологиясенә, геоботаникага, үсемлекләрне системага салуга, флорага һәм табигатьне саклауга багышланган.

Мулдашев Альберт Әкрам улы тарафыннан яңа таксоннар — феостигма заты һәм астра сымаклар гаиләсенә караган 4 төр тасвирланган.

Тәүге тапкыр Башкортстан Республикасының 150‑дән артык яңа төр үсемлеге ачыкланган.

Башкортстан Республикасының Кызыл китабының төп авторы. «Башкортстан Республикасының сакланучы табигать чикләре системасы» (2004) проектын эшләүдә катнашкан.

4 табигый паркны һәм 50 табигать һәйкәлен фәнни яктан нигезләгән һәм проектлаган.

270 тән артык фәнни хезмәт авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

үзгәртү
  • Россия Федерациясенең атказанган экологы (Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 20 декабрендәге 1489 нчы Указы)
  • «Урман рыцаре» («Рыцарь леса») исеме бирелгән.
  • Монгол Халык Республикасының юбилей медале (1989).

Монографияләре

үзгәртү

Дәреслекләре

үзгәртү
  • Миркин Б. М., Наумова Л. Г., Мулдашев А. А. Высшие растения: краткий курс систематики с основами науки о растительности. М.: Логос. 2001. 264 с.
  • Миркин Б. М., Наумова Л. Г., Мулдашев А. А. Высшие растения: краткий курс систематики с основами науки о растительности. Изд. второе, перераб. М.: Логос. 2002. 256 с.
  • Миркин Б. М., Наумова Л. Г., Мулдашев А. А., Ямалов М. С. Флора Башкортостана (учебное пособие) // Уфа, 2004. РИО БашГУ, 148 с.

Үзәк матбугатьтә мәкаләләре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү