Альберт Галиев

Россия Фәннәр Академиясе академигы

Альберт Галиев (Альберт Әбүбәкер улы Галиев, 19 октябрь 1940(1940-10-19), Уфа, БАССР, РСФСР, СССР12 сентябрь 2022(2022-09-12)[1] (81 яшь), ) — СССР һәм РФ физигы. СССР ФА мөхбир әгъзасы (1987), РФА академигы (1992), СССР ФА (РФА) Космик тикшеренүләр институты директоры (1988-2002).

Альберт Галиев
Туган 19 октябрь 1940(1940-10-19)
Уфа, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 12 сентябрь 2022(2022-09-12)[1] (81 яшь)
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү энергетика институты[d] һәм Новосибирск дәүләт университеты[d]
Һөнәре астрофизик
Эш бирүче РФА СБ Төш физикасы институты[d] һәм РФА Космик тикшеренүләр институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: РФА әгъза-корреспонденты[d] һәм РФА академигы[d]

1940 елның 19 октябрендә Башкорт АССР башкаласы Уфада туган, Мәскәү дәүләт энергетика университетында укыган, аннары Новосибирск дәүләт университетына күчкән. 1964 елда физика-математика фәннәре кандидаты, 1968 елда физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәләрен алган, шул чорда СССРда фән докторлары арасында иң яше була.

1970 елда СССР Фәннәр академиясенең Югары температура институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли башлаган. 1973 елда СССР ФА Космик тикшеренүләр институтына күчә, космик плазма физикасы бүлеген җитәкли, аннары әлеге институтның директоры була.

Космосны өйрәнү белән бәйле күп проектларда катнаша һәм җитәкче була. Плазмада дулкыннарның мөнәсәбәте теориясен ачкан галим.

2022 елның 12 сентябрендә озакка сузылган авырудан соң вафат булган[2]

Искәрмәләр үзгәртү