Альберт Абдрахманов

Абдрахманов Альберт Хәй улы (20 июль 1941 ел) - СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1987), Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары (1987-1994).

Альберт Абдрахманов
Туган телдә исем Абдрахманов Альберт Хәй улы
Туган 20 июль 1941(1941-07-20) (82 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан авиация институты
Һөнәре СССР Дәүләт премиясе лауреаты

Биографиясе үзгәртү

1941 елның 20 июлендә туган.

1969 елда Казан авиация институтын тәмамлый. 1965-1970 елларда Казан берләштерелгән авиаотрядында эшли. Аннары 1970-1994 елларда Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсендә эшли, анда инженердан генераль директор урынбасарына кадәр юл үтә. 1994-1995 елларда - үзәк сәүдә йорты директоры, 1995-1997 елларда - дәүләт милке белән идарә итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының сәнәгать департаментының техник сәясәт идарәсе белән җитәкчелек итә.

1998 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Советында.

1998-2004 елларда - Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының халык хуҗалыгы тармакларын икътисадый анализлауның җыелма бүлеге башлыгы.

Бердәм система звенолары өчен тест тәэминатын һәм операцион системаларны эшләү һәм производствога кертү җитәкчесе (ЕС-1030, ЕС-1033, ЕС-1045, ЕС-1046, ЕС-1007, птд-5). «ICL-КПО ВС» ААҖ оешмасының төп инициаторларының берсе.

СССР Дәүләт премиясе ЭВМ бердәм системасының операцион системаларын булдыру һәм гамәлгә кертү өчен бирелә.

Бүләкләре үзгәртү

  • СССР Дәүләт премиясе (1987)
  • "Мактаулы радист" (1987)
  • Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе (2001)
  • Татарстан Республикасының Мактау грамотасы(1992)
  • 3 СССР/РФ медале
  • 4 ВДНХ медале

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • КАИ — национальный исследовательский университет/Г. Л. Дегтярёв, Ю. Ф. Гортышов, М. С. Сафариев; под ред. докт. техн. наук, профессора, президента КНИТУ-КАИ Ю. Ф. Гортышова. — 2-е изд., испр. и доп. — Казань: Издательство КНИТУ-КАИ, 2017. — 568 с.