Алтын җеп белән чигү

    Башка чигүләр белән чагыштырганда, алтын җеп белән чигү – иң катлаулысы. Элекке заманнарда чигү җепләрен, чыннан да, кыйммәтле металлардан җитештергәннәр. Ә бүген җепләрне “алтын”, “көмеш” дип атау аларның төсләре белән генә бәйле. 
    Алтын җеп белән чигү татар декоратив сәнгатендә үзенчәлекле өлкәне тәшкил итә. Кул эше осталары бәрхет калфаклар һәм түбәтәйләр, данлыклы Казан сөлгеләре, китап тышлыклары, хатын-кыз читекләре, чүәкләре чиккәннәр. 
    Алтын җеп белән чигелгән бәрхет калфак фонына бик матур булып ялтырап тора. Чиккән вакытта, алтын җеп тукыма аша үткәрелми, икенче энә-җеп белән эләктерелеп, уң якта гына беркетелә. 
    Алтын җепле бизәкләрдә чәчәк-үсемлек темасы өстенлек алган. Борынгы калфакта кош каурые сыман сыгылган ботакка нәфис итеп чәчәк мотивлары тезелгән “алтын каурый” бизәге урын алган. 
    Түбәтәйләрнең түбәсен дә алтын белән чиккәннәр. Бизәк түбәтәйнең яссы төбенә – шахмат тәртибендә, ә чите буйлап дулкынлы-дулкынлы чәчәк-үсемлек композициясе ясап урнаштырылган. 

Чыганак: Нурзия Сергеева "Тылсымлы бизәк = Магия узора" китабы