Алла Масевич
Алла Генрих кызы Масевич (9 октябрь 1918 — 6 май 2008) — совет астрономы.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Россия |
Туу датасы | 9 октябрь 1918[1] |
Туу урыны | Тбилиси, Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте |
Үлем датасы | 6 май 2008 (89 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, Россия |
Җирләнгән урыны | Ховански зираты[d] |
Туган тел | рус теле |
Һөнәр төре | йолдызбелгеч |
Эш урыны | Государственный астрономический институт им. П. К. Штернберга[d] |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт университеты |
Әгъзалык | Берлин фәннәр академиясе[d] һәм Рәсәй фәннәр әкәдимиясе |
Бүләкләр | |
Алла Масевич Викиҗыентыкта |
Биографиясе
үзгәртүАлла Генрих кызы Масевич 1918 елның 9 октябрендә Тбилиси шәһәрендә туган.
1940 елда Карл Либкнехт исемендәге Мәскәү индустриаль-педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң астрономия һәм геофизика кафедрасына аспирантурага кабул ителә.
1943-1952 елларда П. К. Штернберг Дәүләт астрономия институтында эшли.
1952—1987 елларда — СССР Фәннәр академиясенең Астрономия советы рәисе урынбасары. 1957 нче елда Җирнең ясалма юлдашларын оптик күзәтүләр җитәкчесе. 1981—1982 елларда — космик киңлекне өйрәнү һәм тыныч максатта куллану буенча БМО-ның 2-се конференциясен әзерләү буенча БМО-ның оештыру комитетының Генераль секретаре урынбасары.
1970—1976 елларда Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография институтының космик геодезия кафедрасы профессоры. 1987—2003 елларда — Астраномия Советының төп гыйльми хезмәткәре.
Төп гыйльми хезмәтләре йолдызларның эчке төзелеше һәм эволюциясе теориясен һәм галәм геодезиясенә карый. 1949—1950 елларда П. П. Паренаго белән бергә Герцшпрунг — Рассел диаграммасында эзмә-эзлелекләрнең һәрберсе өчен масса — яктыртылышы һәм масса — радиус бәйләнешен җентекле тикшерү башкара. В. Г. Фесенков белән бергә төп эзлеклелек буенча йолдызларның корпускуляр нурланыш юлы белән массасын югалту эволюциясе мөмкинчелеген карый.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртүССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1975),
Халыкара астронавтика федерациясенең А. Галабер исемендәге премиясе лауреаты (1963),
Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1975),
«Мактаулы Билгесе» ордены (1961),
1987 елдан — РСФСР-ның атказанган фән эшмәкәре.
К. М. Смирнова 1972 елның 9 маенда Кырым астрофизик обсерваториясендә ачкан кече планета 1904 Масевич аның хөрмәтенә аталган.
Библиография
үзгәртүИстория Солнца. 1955
Әдәбият
үзгәртү- Колчинский И.Г., Корсунь А.А., Родригес М.Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп.. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.
- Московская энциклопедия. Том 1: Лица Москвы. Книга 2: И-М. — М.: Мая «Московские энциклопедии», 2008
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Малевич А. Г. Звезды и спутники в моей жизни
- Структуре. Памяти А. Г. Малевич
- Астрон. Некролог
- Татевосян С. К. К 90-летию Аллы Генриховна Малевич
- Могила А. Г. Малевич