Алки Зеи (греч. Άλκη Ζέη; 15 декабрь 1923 ел, Афина27 февраль 2020 ел[7]) — Греция язучысы һәм драматургы, балалар һәм өлкәннәр өчен хикәяләр һәм повестьлар авторы. Франциянең Сәнгать һәм әдәбият ордены командоры.

грек. Άλκη Ζέη
Имза
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Греция
Туу датасы 15 декабрь 1923(1923-12-15)[3]
Туу урыны Афин, Греция[3]
Үлем датасы 27 февраль 2020(2020-02-27)[4] (96 яшь)
Үлем урыны Афин, Греция
Ире яки хатыны Георгос Севастикоглу[d][5]
Язма әсәрләр теле юнан теле
Һөнәр төре язучы, балалар язучысы, актёр
Эшчәнлек өлкәсе әдәбият[6] һәм детская литература[d][6]
Әлма-матер Афин университеты[d][5], Афинская консерватория[d][5] һәм С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d][5]
Әгъзалык Союз греческих писателей[d]
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт alkizei.com(ингл.)

Биографиясе үзгәртү

Алки Зеиның тулы исеме — Ангелики (Αγγελική). Аның атасы Зинон Зеис (Ζήνων Ζέης) — банк хезмәткәре. Ул Критта үсә, әммә шәҗәрәсе Андрос утраулары белән бәйле, шул ук вакытта аның әнисе Элли Самос утравыннан, әммә үзенең балалык елларын Смирнада үткәрә. Алки Зеи әнисе, Афинаның төньягында Парнис тавында урнашкан шифаханәдә туберкулездан дәвалану сәбәпле, үзенең бала чагын өлкән апасы белән Самоста үткәрә. 1937 елда гаиләсе белән Афинага кайткач, Алки Ионио-Схоли (Ион мәктәбе, Ιόνιο Σχολή) шәхси мәктәбендә укый башлый, һәм анда үзенең дусты Георгия Сариваксевани Каракоста, соңрак язучы Жорж Сари булып танылган кыз белән таныша. Урта мәктәпнең өч өлкән сыйныфын Алки Зеи Схоли-Аидонопулу(Σχολή Αηδονοπούλου) шәхси мәктәбендә белем ала. Алки Зеига әдәбият өлкәсендә башлангыч адымнарын ясарга язучы Диди Сотириу (Διδώ Σωτηρίου) — бабасы Платон Сотириуның (Πλάτων Σωτηρίου) хатыны ярдәм итә. Соли-Аидонопулуның укучысы буларак, Алки Элени Теохари-Пераки (Ελένη Θεοχάρη-Περάκη) җитәкчелегендәге театр студиясы курчак труппасы эшмәкәрлегендә катнаша. Шул чакта ул Курчак театры өчен пьесалар яза башлый. Шул чакта барлыкка килгән персонажларның берсе, — «Сөрсегән» (грек. «ο Κλούβιος»), аннары Афина курчак театрының төп герое «Барби-Митусис» (грек. «Μπάρμπα Μυτούσης») булып китә.

Афина университетының фәлсәфә факультетын һәм Афина консерваториясенең драма факультетын тәмамлый. Театр язучысы һәм режиссеры Георгиос Севастикоглуга кияүгә чыга. Ире, Грек каршылыгы, ә аннары Грециядагы 1946-1949 еллардагы ватандашлар сугышы катнашучысы, 1949 елда Демократик армия частьлары белән илдән китә һәм Советлар Союзында сәяси сыену таба. Алки Зеи да, ире белән бергә булу теләге белән, шулай ук илдән китә. Башта күпмедер вакыт Италиядә яши һәм Эдуардо де Филиппода укый. Тормышының бу чоры турында ул соңыннан Мәскәүдә үзе «Минем укытучым Эдуардо де Филиппо» дигән очергында яза. 1954 елда Франция аша ССРБга китә. Ташкентта кыска вакыт яшәгәннән соң, Зея ире белән бергә Мәскәүгә күчә, С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография университетының режиссер факультетында белем ала.

1964 елда гаиләсе белән Грециягә кайта.

Соңрак язуын дәвам итә, «Яшьләр тавышы» журналында берничә хикәясен бастыра. Бу редакцияда Мариос Плоритис, Тасос Лигнадис, Костис Скалиорас эшләгән.

Грек әдәбиятендә 1963 елда, илгә яңадан кайтканга кадәр, Пыяла артындагы Каплан романы белән беренче тапкыр күренә, беренче тапкыр балигъ булмаганнарны сәяси проблематикага багышлаганлыктан, бу грек әдәбиятендә бер этап булып тора. Бу генерал Иоаннис Метаксас диктатурасы вакыйгаларын тасвирлаучы тарихи роман.

1967 елда хәрби диктатура урнаштырылгач, Парижда яшәп алып, яңадан илдән чыгып китә.

Аның тарихи романнарында иң мөһиме тарихи вакыйгаларны гади сүрәтләүдә түгел, әммә аның геройларының автобиографик элементларын тасвирлауда.

Петростның зур ял итеп йөрүе китабы пьеса буларак берничә телгә тәрҗемә ителә һәм Петрос сугышы исеме белән басыла.

Аның «Пыяла артындагы каплан» китабы шулай ук француз мәктәпләре программасында була.

«Аждаһа тояклары тавышы» романындагы вакыйгалар тарихи революцияга кадәр Рәсәйдә бара, әммә анда Грециядагы Метаксас диктатурасы вакыйгаларына, шулай ук 1973 елгы Афина Политехник институтында булган ихтилалга сылтау бар. Бу романда язучы азатлык, демократия, каршылыкка кагылган кайбер билгеле тарихи хәлләрнең ситуация һәм идеяларның универсальлеген күрсәтә. Ул моны, чикләрне, вакытны һәм урынны бетерү юлы белән, һәртөрле тарихи-мәдәни мохиттә дә сүзләр ачык булырлык итеп яза. Аның башка тарихи романнарында да шул ук хәл («Пыяла артындагы каплан» һәм «Петростның зур ял итеп йөрүе »). Бөтен өч китабы да Mildred Batchelder Prize (l970, l974, 1980) премиясына лаек була, һәм алар АКШта ALSCы тарафыннан инглиз теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы чит ил китаплары буларак тапшырыла.

Мәктәп елларыннан билгеле булган язучы Жорж Сари белән бергә, Зеи балалар һәм үсмерләр романнарына автобиографик стиль карашыннан да, жанрга сәяси, иҗтимагый һәм тарихи элементлары кертү ягыннан да яңа принцип башында тора.

2010 елда Алки Зеины Афина академиясе[8] бүләкли.

2015 елның сентябрендә француз Сәнгать һәм әдәбият ордены белән бүләкләнә (командор)[9].

Әсәрләре үзгәртү

  • Дядя Платон (грек. Ο θείος Πλάτων)
  • Возле рельсов (грек. Κοντά στις ράγες
  • «Ботинки и туфли» (грек. Αρβυλά κια καιγόβες
  • Одно апрельское воскресение (грек.Μια Κυριακή του Απρίλη)
  • Обувь Ганнибала (грек. Τα παπούτσια του Αννίβα)
  • Невеста Ахиллеса (өлкәннәр өчен)(греч.Η αρραβωνιαστικιά του Αχιλλέα (για ενηλίκους))
  • Фиолетовый зонтик (грек. Η μωβ ομπρέλα)
  • Алиса в стране мрамора (грек. Η Αλίκη στη χώρα των μαρμάρων)
  • Константина и её пауки (грек.Η Κωνσταντίνα και οι αράχνες της)
  • Лжец дедушка (грек. Ψεύτης Παππούς)
  • Леопард за стеклом (грек. Το καπλάνι της βιτρίνας)
  • Большая прогулка Петроса (грек. Ο μεγάλος περίπατος του Πέτρου)
  • Испанские туфли (грек. Σπανιόλικα Παπούτσια)
  • Кошачьи разговоры (грек.Γατοκουβέντες)
  • Двенадцатая бабушка и другое..(грек.Η δωδέκατη γιαγιά και άλλα..)
  • Молодой голос (грек.Νεανική Φωνή)
  • Другие времена, другие дети... (Жорж Сари белән бергә язылган)(грек.Άλλοι καιροί, άλλα παιδιά...(Μαζί με την Ζωρζ Σαρή))

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #95215595 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #122841972 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  4. «Έφυγε» η σπουδαία συγγραφέας Άλκη Ζέη — 2020.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 http://www.alkizei.com/en/life
  6. 6,0 6,1 Чешская национальная авторитетная база данных
  7. Η συγγραφέας Άλκη Ζέη πέθανε το βράδυ της Πέμπτης σε ηλικία 97 ετών Πηγή: www.lifo.gr
  8. Τιμητική διάκριση για την Aλκη Ζέη — 17/9/2012 4:51:42 μμ, archived from the original on 2012-11-03, retrieved 2021-04-19 
  9. Άλκη Ζέη: Νέα τιμητική διάκριση, από το υπουργείο Πολιτισμού της Γαλλίας | naftemporiki.gr, archived from the original on 2020-03-21, retrieved 2021-04-19 

Сылтамалар үзгәртү

  • Alki Zei at Bookboom: the e-place for juvenile Greek literature