Алессандро Аллори

Алесса́ндро Алло́ри, тулы исеме: Алесса́ндро ди Кристофано ди Лоренцо дель Бронзино Алло́ри (итальян телендә: Alessandro di Cristofano di Lorenzo del Bronzino Allori; 1535 елның 31 мае, Флоренция, Тоскана —1607 елның 22 сентябре, Флоренция) — итальянский Флоренция мәктәбенең маньеризм чоры живописецы. Абыйсы Бронзиноның өйрәнчеге. 1572 елда остазының үлеменнән соң эшләрен остазы хөрмәтенә: «Алессандро Бронзино», яки «Алессандро Бронзино Аллори» (кыскача: Сандрино) дип имзамлый башлаган, шуңа күрә аны еш Аньоло Бронзино үзе белән бутаганнар[15].

Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Флорентийское герцогство[d]
 Великое герцогство Тосканское[d]
Туу датасы 31 май 1535[2][3][4][…]
Туу урыны Флоренция, Флорентийское герцогство[d][1][5][6]
Үлем датасы 22 сентябрь 1607(1607-09-22)[7][8][9][…] (72 яшь)
Үлем урыны Флоренция, Италия[10][5][6]
Балалар Кристофано Аллори[10]
Һөнәр төре рәссам, рәссам-ферискәче, дизайнер, язучы
Эшчәнлек өлкәсе живопись[d] һәм тасвирый сәнгать[d][11]
Шәкертләр Кристофано Аллори, Чиголи[d], Giovanni Bizzelli[d], Ludovico Buti[d], Benedetto Veli[d] һәм Zanobi Rosi[d]
Укытучылары Аньоло Бронзино[d]
Активлык урыны Флоренция[1], Рим[1] һәм Пиза[1]
Активлык чорнының башы 1552[5]
Активлык чоры тәмамлануы 1607[5]
Сәнгать юнәлеше маньеризм[d][1]
Әгъзалык Академия изящных искусств[d]
Жанр портретная живопись[d][1], религиозное искусство[d][1] һәм аллегория[d][1]
Сурәтләнә Автопортрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Штеделевский художественный институт[d], Миннеаполис сәнгать музее[d], Прадо[d], Музей Гетти[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d], Королевский музей изящных искусств[d], Музей изящных искусств[d], Музей Майера ван ден Берга[d], Академия изящных искусств[d], Национальные галереи Шотландии[d], Национальный музей старинного искусства[d], Wawel Castle[d], Musée Magnin[d], Чикаго сәнгать институты[d], Музей искусств округа Лос-Анджелес[d], Эрмитаж музее[d], Музей истории искусств[d], Музей изобразительных искусств[d], Музей Изабеллы Стюарт Гарднер[d], Музей Фицуильяма[d], Берлинская картинная галерея[d], Художественный музей Северной Каролины[d], Музей Фабра[d], Сент-Луисский художественный музей[d], Музей искусств Далласа[d], Sınlı Sänğät Muzeyı, Музей изобразительного искусства[d], Королевские музеи изящных искусств[d][12], Уффици[d], Палаццо Питти[d], Гарвардский художественный музей[d], Музей Конде[d], Художественный музей Фогга[d], Художественный музей Принстонского университета[d], Палатинская галерея[d], Uffizi Gallery[d], Villa Medici[d], Museo de la Trinidad[d], Прагада милли галерея, Национальный музей Кардиффа[d], Точстоунс Рочдейл[d], Музей Ашмола[d], Royal Palace National Museum, Pisa[d], Сабауда[d], Музей Бойманса-ван Бёнингена[d][13], Санта-Мария-Новелла[d], Палаццо Веккьо[d], Галерея Боргезе[d], Уодсворт Атенеум[d], Музей изящных искусств Ренна[d], Дворец Даванцети[d], Tesoro dei Granduchi[d], The Ema Klabin House Museum[d], Галерея Курто[d] һәм Художественная галерея и музей Келвингроув[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Berenson Library[d][14] һәм Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Alessandro Allori
 Алессандро Аллори Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Алессандро Аллори 1535 елның 31 маенда Флоренциядә корал ясаучы Кристофано ди Лоренцо һәм Дианора Софферони гаиләсендә туган, ул, мөгаен, әле бала булганда гаилә дусты Аньоло Бронзино остаханәсенә кергән, ул Джорджо Вазари шәһадәте буенча малайның әтисе 1540 елда үлгәч аны үги улы дип санаган[16]. Бронзино Алессандро Аллориның абыйсы дигән расламаны соңрак өйрәнүчеләр хаталы дип саныйлар[17].

1554 елда Алессандро ир туганы Бастиано белән Римга киткән, Мәңге шәһәрдә Тоскана рәссамнарының даирәсе белән аралаша башлаган; мөгаен, ул шуның әсәрләре белән сокланган Микеланджелоның үзе белән таныш булган һәм шулай ук Рафаэльнең картиналарын өйрәнгән. Ул Флоренциягә 1560 елда Ватиканда Сикстин капелласында ясалган рәсемнәр буенча Сантиссима-Аннунциата монастыренда Монтауто капелласын бизәр өчен кайткан.
1560 елда Алессандро Аллори пластик анатомия буенча “Рәсем сәнгате турында диалог” (Dialogo sull’arte del disegno) трактатын яза башлаган, аны Бронзинога багышлаган; ул алтарь картиналарын ясаган. Киләсе елда “Миңа орынма (Noli me tangere)» картинасы (хәзер Луврда) өстендә эшне тәмамлаган һәм озак булмаган вакыт дәверенә хәзер Эшмол Музеенда булган Паоло Каприна портреты өчен Римга киткән. Бронзино васыятен 1561 елның 18 январендә төзегән. Үзенең картиналарын, рәсемнәрен, буяуларын һәм живописька кагылган бөтен нәрсәне ул Алессандро Аллорига калдырган. Бронзино һәм Аллори соңгы елларда бер өйдә бергә торганнар һәм эшләгәннәр (аларның гомосексуаль мөнәсәбәтләре турында еш кабатлана торган юрама бар, бу читләтеп Бронзиноның живописе белән исбатлана)[18]. 1563 елның 18 октябрендә Аллори Флоренциядә Рәсем Академиясенең консулы итеп билгеләнгән булган һәм бу вазыйфада 1564 елның апреленә кадәр торган, шулай ук ул Микеланджелоны күмүгә әзерләүдә катнашкан.
1570-1572 елларда Алессандро Аллори Флоренциядә Палаццо Веккьода Франческо I студиолосын бизәүдә катнашкан. Проект белән катлаулы, махсус эшләнгән иконографик программа буенча Вазари җитәкчелек иткән. Аллоридан башка аны башкару өчен шул вакытның күп Флоренция рәссам-маньеристларын җәлеп иткән: Якопо Дзукки, Мирабелло Кавалори, Джироламо Маккиетти, Франческо Морандини, Джованни Баттиста Нальдини, Мазо да Сан-Фриано, Алессандро Фей, Карло Портелли, Джованни Страдано һәм башкаларны.
Студиоло 1590 елда таркатылачак, ә анда булган сәнгать әсәрләре, шул исәптән живопись панельләре таратылган булачак[19]. Бронзино һәм Вазариның үлеменнән соң Алессандро Аллори бөек герцог Франческо I Медичиның рәсми рәссамы булган һәм үзенә төрле мәсьәләләр алып аның художество заказларын башкарган, ә 1592 елда шулай ук Флоренциянең Санта-Мария-дель-Фьоре соборының архитекторы итеп билгеләнгән булган.
Туксанынчы еллардан бирле Алессандро улы Кристофаноның (1577—1621) ярдәмен кулланган һәм яшьрәк буын рәссам-маньеристлары күрсәткән яңалыкларны һәм Контрреформация чоры кырыс эстетикасын кабул иткән. Аның әсәрләренең иң әһәмиятлеләре: «Гайсәне чукындыру», «Исхакның корбан чалуы», Джулиано Медичи, Бьянка Капелло, рәссамның үзенең (бишесе дә Уффици галереясендә, Флоренциядә) портретлары, кардинал Фердинандо Медичиның портреты (Палаццо Питтида), «Мәрьям Ана тууы» (Сантиссима-Аннунциата чиркәвендә), «Христос Марфа һәм Мария йортында» (Венада Сәнгатьләр тарихы Музеенда), «Вирсавия коену урынында» һәм яшь кеше портреты (Эрмитажда), Венера һәм Купидон (Фабра Музее, Монпелье), Христос һәм Самаритян хатын-кызы (Санта-Мария-Новелла чиркәве, Флоренция). Аллориның автордашлары арасында Джованни Мария Баттерли булган, ә аның өйрәнчекләре — Джованни Бидзелли, Джованни Баттиста Ванни, Кристофоро дель Альтиссимо, Чезаре Дандини, Аурелио Ломи, Джон Мосье, Алессандро Пьерони һәм Монанни булган[20]. 1576 елда Алессандро Аллори Флоренциядә шпалералар җитештерү буенча мануфактурага җитәкче булган һәм тукылган келәмнәр өчен шәхсән күп картоннар ясаган [21]. Алессандро Аллори 1607 елның 22 сентябрендә туган шәһәрендә үлгән.
Санкт-Петербург Эрмитажында Алессандро Аллориның биш картинасы бар[22].

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 Union List of Artist Names
  2. https://books.google.es/books?hl=ca&id=dgLWAAAAMAAJ&dq=isbn%3A+8842202797&focus=searchwithinvolume&q=1535ISBN 88-422-0279-7
  3. https://www.museionline.info/pittori/alessandro-allori
  4. Becherucci M. L. Dizionario Biografico degli Italiani — 1960.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 RKDartists
  6. 6,0 6,1 The Fine Art Archive
  7. Alessandro AlloriOUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
  8. Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  9. Брокгауз энциклопедиясе
  10. 10,0 10,1 Union List of Artist Names — 2017.
  11. Чешская национальная авторитетная база данных
  12. https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/allori-alessandro-1
  13. Collectie Boijmans Online — 2010.
  14. http://id.lib.harvard.edu/alma/990129828320203941/catalog
  15. Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
  16. Allòri, Alessandro, su Treccani.it — Enciclopedie on line. Istituto dell’Enciclopedia Italiana. Allòri, Alessandro [1]
  17. Maria Luisa Becherucci. ALLORI, Alessandro Dizionario Biografico degli Italiani // Volume 2 (1960) [2]
  18. Furno А. La Vita E Le Rime Di Angiolo Bronzino. — Pistoia, 1902, 2010
  19. Valentina Conticelli. «Guardaroba di cose rare e preziose». Lo Studiolo di Francesco I de' Medici. Arte, storia e significati. — Lugano: Agorà Publishing, 2007
  20. Allori, Alessandro. — Oxford University Press, 2011-10-31. — (Benezit Dictionary of Artists).
  21. Власов В. Г. Аллори, Алессандро // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 17. — ISBN 5-88737-005-X
  22. Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. Каталог 1. — Л.: Аврора, 1976. — С. 67

Сылтамалар

үзгәртү