Кристофано Аллори

Кристофа́но Алло́ри (итальян телендә: Cristofano Allori, 1577 елның 17 октябре, Флоренция1621 елның 2 апреле, Флоренция) —Флоренция мәктәбе маньеризм чорының итальян живописецы. Кече Бронзино кушаматлы живописец Алессандро Аллориның улы һәм өйрәнчеге, әтисе үзен остазы хөрмәтенә “Алессандро Бронзино Аллори” дип атаган[11].

Сурәт
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Великое герцогство Тосканское[d]
Исем Bronzino[3]
Кушамат/тәхәллүс Bronzino[3]
Туу датасы 17 октябрь 1577[4]
Туу урыны Флоренция, Италия[4]
Үлем датасы 1 апрель 1621(1621-04-01)[4][5][6][…] (43 яшь)
Үлем урыны Флоренция, Италия[7][4]
Ата Алессандро Аллори[d]
Һөнәр төре рәссам
Укытучылары Алессандро Аллори[d]
Активлык урыны Флоренция[7][4] һәм Рим
Активлык чорнының башы 1602[4]
Активлык чоры тәмамлануы 1610[4]
Сәнгать юнәлеше маньеризм[d][8]
Жанр портрет[d][9] һәм дини нәкышь[d][9]
Сурәтләнә Автопортрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Штеделевский художественный институт[d], Миннеаполис сәнгать музее[d], Прадо[d], Чикаго сәнгать институты[d], Художественный музей Филадельфии[d], Музей цивилизации[d][10], Эрмитаж музее[d], Палатинская галерея[d], Баварские государственные собрания картин[d], Национальный музей[d], Уффици[d], Палаццо Питти[d], Берлинская картинная галерея[d], Художественный музей Пикардии[d], Музей Фабра[d], Mount Stewart[d], Государственная художественная коллекция[d], Музей Ашмола[d], York Art Gallery[d], Museum of Still Life[d], Tesoro dei Granduchi[d] һәм Ulster Museum[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Cristofano Allori
 Кристофано Аллори Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Олоферн башы белән Юдифь. 1612. Агач, май. Палаццо Питти, Флоренция

Кристофано Аллори 1577 елның 17 октябрендә Флоренциядә туган һәм живописьнең беренче сабакларын әтисе Алессандро Аллоридан алган, әмма соңыннан вәкилләре венециялеләрнең бай колоритын флорентиялеләрнең рәсемгә һәм яктылык-күләгә ярдәмендә “форманың капшау сиземе”нә игътибар белән кушарга омтылган соң флорентиялеләр мәктәбенең җитәкчеләренең берсе Грегорио Пагани остаханәсенә кергән.[12]. Кристофано шулай ук Санти ди Тито һәм Чиголидан (Лодовико Карди) өйрәнгән. Яшь чагында ук Кристофано Аллори Медичи гаиләсенең сарай яны портретисты булган һәм аның тарафыннан алынган күп заказлар аның алдан килүчесе Бронзино портретларының күчермәләре булган.
Аллориның иң мәшһүр картинасы – “Олоферн башы белән Юдифь”. Каһарман рәссамның иптәш кызы, гүзәл “Ла Мадзафирра”дан ясалган (ул шулай ук аның Мария Магдалинасында сурәтләнгән, ә Олофернның башы – автопортрет [13]. Төп юрама булып 1613 ел белән даталанган Британия король тупланмасында картина булып тора. Флоренциядә Палаццо Питтида 1620 ел юрамасы иң мәшһүр юрама булып тора, остаханә өйрәнчекләре ясаган тагын берничә күчермә бар. 1613 елда ясалган бер күчермә Ватикан Пинакотекасында урнашкан, ә икенчесе - Берлин картина галереясендә. Кристофано Аллори тенебристларның һәм шулай ук Корреджо живописенең гаять зур йогынтысын кичергән. Моның турында уникаль, гәрчә живопись буенча зәгыйфь Корреджоның югалтылган “Укучы Мария Магдалина” картинасының күчермәсе шәһадәт итә.
Башка мәшһүр әсәрләр: “Изге Юлиан Кунак Кабул Итүче” (Питти галереясендә), “Иоанн Чукындыручы сахрада” (шунда ук), “Үкенүче Мария Магдалина” (Флоренциядә Уффици галереясендә), “Хачта йоклаучы бәби Гайсә” (Уффици) һәм “Изабелла Арагонлы Карл VIII аяклары янында” (Лувр, Париж) [14].

«Юдифь Олоферн башы белән» картинасын Альфред де Мюссе Италия сәнгатенең иң яхшы әсәрләренә керткән[15].

Кристофано Аллори 1621 елның 2 апрелендә туган шәһәрендә үлгән.
Санкт-Петербург Эрмитажында Кристофано Аллориның “Товий һәм фәрештә” картинасы бар [16].

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Record #2603148997679059870006 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Vasari G. Vies des peintres, sculpteurs et architectesParis: 1841.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 RKDartists
  5. Cristoforo Allori
  6. Брокгауз энциклопедиясе
  7. 7,0 7,1 Union List of Artist Names — 2017.
  8. https://sammlung.staedelmuseum.de/en/person/allori-cristofano
  9. 9,0 9,1 Union List of Artist Names
  10. https://collections.mcq.org/recherche?constituentID=14520
  11. Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
  12. Chisholm Hugh. Allori, Alessandro s.v. Cristofano Allori // Encyclopædia Britannica. Vol. 1 (11th ed.). — Cambridge University Press, 1911. — Р. 699
  13. Whitaker L., Clayton M. The Art of Italy in the Royal Collection. Renaissance and Baroque. — Royal Collection Publications, 2007. — ISBN 9781902163291. — Р. 270
  14. John R. Whitaker {{{башлык}}} // Principles of Enzymology for the Food Sciences. — Routledge. — С. 241–270. — ISBN 9780203742136.
  15. Власов В. Г. Аллори, Алессандро / Кристофано // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 17. — ISBN 5-88737-005-X
  16. Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. Каталог 1. — Л.: Аврора, 1976. — С. 67

Әдәбият

үзгәртү
  • Maria Luisa Becherucci. Allori, Cristofano. // Dizionario Biografico degli Italiani. / Ed.: Alberto M. Ghisalberto. — Bd. 2. — Rom, 1960.