Алексис Ципрас (Алексис Цыпрас; грек. Αλέξης Τσίπρας, 28 июль 1974, Афиннар) — Грециянең сул сәясәтчесе, «Синаспизмос» фиркасенең рәисе һәм Радикаль суллар коалициясенең әйдәманы. 2015 елның 26 гыйнварыннан Грециянең премьер-министры.

Алексис Ципрас
Туган телдә исем грек. Αλέξης Τσίπρας
Туган 28 июль 1974(1974-07-28) (49 яшь)
Афиннар
Милләт грек
Ватандашлыгы Греция байрагы
Әлма-матер Афин политехника университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Радикаль суллар коалициясе[d]
Җефет Перистера Бациана[d]

 Алексис Ципрас Викиҗыентыкта

«Синаспизмос»ның V җыелышында президентлыкка кандидат Алексис Ципрасның чыгышы.

Тормыш юлы үзгәртү

Амбелокипида урта мәктәпне тәмамлый. Афиннар милли техник университетында инженер-төзүчегә укып чыга. Университетны 2000 елда тәмамлый. Шәһәр һәм төбәк планлаштыру буенча аспирантурада белем ала. Афиннарны төзекләндерү буенча берничә мәкалә һәм проект авторы.

Мәктәптә үк иҗтимагый тормышта катнаша башлый, 1980-енче еллар ахырында Грециянең коммунистик партиясенең яшьләр оешмасы (KNE) әгъзасы булып китә.

2015 елның 25 гыйнварындагы вакытыннан алдагы парламент сайлауларында җиңү яулаганнан соң ул яңа коалицион хөкүмәт төзүгә ирешә. Нәтиҗәдә Алексис Ципрас 26 гыйнварда Грециянең яңа премьер-министры була[1].

Гаилә үзгәртү

Алексис Ципрас 1987 елда танышкан Перистере Базиане белән өйләнгән. Аларның ике улы үсә. Кечесенә исемне Че Гевара хөрмәтенә Эрнесто дип биргәннәр.

Сылтамалар үзгәртү