Алексей Фортунатов

Алексей Фортунатов (Алексей Михаил улы Фортунатов, 17 март 1850(1850-03-17), Новгород губернасы, Россия империясе22 май 1904(1904-05-22) (54 яшь), Казан, Россия империясе) — анатом, медицина докторы (1884), хакыйкый дәүләт киңәшчесе (1903).

Алексей Фортунатов
Туган 17 март 1850(1850-03-17)
Новгород губернасы, Россия империясе
Үлгән 22 май 1904(1904-05-22) (54 яшь)
Казан, Россия империясе
Яшәгән урын Манасеин йорты[1]
Эш бирүче Казан Император университеты

Биографиясе үзгәртү

1850 елның 17 мартында Түбән Новгород губернасында туган.

1876 елда Санкт-Петербург университетында физика-математика факультетының табигый разряды буенча табигый фәннәр кандидаты исеме белән курс тәмамлый.

1884 елда Император хәрби-медицина академиясенең медицина докторы дәрәҗәсенә лаек була. 1876 елдан 1891 елга кадәр Санкт-Петербург университетында анатомия, гистология һәм физиология кафедралары каршындагы лаборант һәм прозектор вазыйфаларын эзлекле башкара.

1885 елның 5 сентябреннән 1891 елның 10 апреленә кадәр кеше анатомиясе кафедрасында приват-доцент була. 1886 елдан 1891 елга кадәр табигый разряд буенча 1 һәм 2 нче семинар студентлары өчен анатомиянең мәҗбүри курсын укый.

1890-1891 елларда физика-математика факультеты йөкләмәсе буенча табигый разрядлы студентлар өчен гистологиянең гомуми курсын укый.

1891 елның 10 апрелендә Казан университетының медицина факультетына нормаль анатомия кафедрасы буенча экстраординар профессор итеп билгеләнә.

1904 елның 22 маенда Казанда вафат була.

Хезмәтләре үзгәртү

  • К вопросу о действии горьких средств : (Влияние цетрарина на отделение слюны, желудоч. сока, желчи и сока поджелудоч. железы): Дис. на степ. д-ра мед. Алексея Фортунатова Санкт-Петербург : тип. Акад. наук, 1884
  • Материалы к вопросу о последовательности и порядке закрытия черепных швов у инородцев России: Чит. в заседании Физ.-мат. отд-ния 18 окт. 1888 г. / [Соч.] Д-ра мед. А. М. Фортунатова Санкт-Петербург : тип. Имп. Акад. наук, 1889

Чыганак үзгәртү

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского С.-Петербургского университета за истекшую третью четверть века его существования. 1869—1894.. — СПб.: Тип. и лит. Б. М. Вольфа, 1896. — Т. 2 (М—Я). — С. 302—303.

Сылтамалар үзгәртү

Биография

  1. http://istmat.info/files/uploads/55542/1893-1894_pamyatnaya_knizhka_kazanskoy_gubernii.pdf