Алексей Григорий улы Калкин ( 3 апрель, 1925 - 18 август, 1998 ) - Алтай Республикасының халык кайчысы (чичәне), "Маадай Кара" героик эпосын башкаручы.

Алексей Калкин
Туу көне

3 апрель 1925(1925-04-03)

Туу урыны

Ойрат автономияле өлкәсе[d], СССР

Үлү көне

18 август 1998(1998-08-18) (73 яшь)

Эшчәнлек еллары

Дәүләтләр

 СССР
 Россия

Һөнәрләр

кайчы-чичән

Бүләкләр
орден Дружбы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1925 елның 3 апрелендә Ойрат автономияле өлкәсенең (хәзер Алтай Республикасы) Улаган районы Паспарта авылында туган.

Балачагыннан ук сукыр булган. Белем алу мотлак булмаса да, аның бабасы һәм атасы шулай ук Таулы Алтайның танылган чичәннәре булганлыктан, кечкенә чагыннан ук ул халык авыз иҗаты, төгәлрәк әйткәндә, халкының героик эпосы белән үтә дә таныш була. [1]

1978 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә, 1995 елда Дуслык ордены белән бүләкләнә .

Алексей Калкин Алтай халык әкиятләрен бугаз җырлавы белән аеруча "Маадай Кара" эпосын башкаруы өчен беренче булып "Алтай республикасының халык кайчысы" исеменә лаек була.[2]

1998 елның 18 августында Алтай Республикасының Ябоган авылында вафат була. [1]

Иҗаты үзгәртү

Балачагыннан ук Алексей Калкин танылган чичәннәр О.Чолтуков, Д. Тобоков, Т. Токтогуловларны ишетеп үсә. А.Калкин беренче кайчы-остазы буларак, аңа борыңгы һәм гаять түбән авазлы төсмерләргә бай Теленгит кайын өйрәтүче атасын саный.[1] Инде 22 яшендә Калкин Алтайның иң яхшы чичәне дип таныла, һәм 23 яшендә ул Мәскәүдәге тикшерү-смотрда бөтенсоюз танылуына лаек була[3] . Шул ук вакытта монда аннан монтажлы Алтай героик эпосы " Маадаи-Кара " беренче тапкыр яздырыла. "Маадаи-Кара" дөнья әһәмиятендәге халык поэзия ядкаре булып таныла. Бүгенге көнгә ул рус (А.Плитчинконың шигъри тәрҗемәсе), тыва, монгол, кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән. [1]

Феноменаль хәтере булган Калкин репертуарында 30 дан артык героик әсәрләр бар, аларның һәрберсенең күләме бер меңнән алып ун меңгә кадәр юл, шулай ук күп кенә әкиятләр, мифлар, легендалар, хикәяләр һәм җырлар. 1997- нче елда, "Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының фольклор ядкарьләре"нең 15 томында , 1987- нче елда Новосибирскта А.Калкиннан язып алынган "Очи-Бала " легендасының соңгы версиясе дөнья күрә. [3]

Калкин борынгы эпосны башкаручы буларак кына түгел, ә халык шагыйре-импровизаторы буларак та мәгълүм.

Бүләкләре үзгәртү

  • Дуслык ордены (1995)
  • Алтай Республикасының халык кайчысы

Библиография үзгәртү

  • Очы-Бала (Сказки): алтай чорчоктор. — Горно-Алтайск: Горно-Алт. обл. нац. изд-во, 1951. — 36 с.
  • Маадай-Кара: алт. героич. эпос. — Горно-Алтайск: Алт. кн. изд-во. Горно-Алт. отд-ние, 1979. — 272 с.
  • Маадай-Кара. Очы-Бала : Алтайские героические сказания / Сказитель Алексей Калкин; Поэтич. пер. с алт. А. Плитченко; Вступ. ст. А. Адарова; Рецензенты: А. Преловский, В. Ларичев, А. Романов. — М.: Современник, 1983. — 288 с. — 50 000 экз. (в пер.)
  • Ай-Сологой ло Кун-Сологой: алтайские героические сказания. — Горно-Алтайск: Алт. кн. изд-во. Горно-Алт. отд-ние, 1989. — 352 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Журнальный зал: Литературный календарь
  2. Официальный интернет-портал «Республика Алтай»: Известные люди, Archived from the original on 2013-12-02, retrieved 2021-08-23 
  3. 3,0 3,1 « 2016 елның 9 март көнендә архивланган.Наука в Сибири» № 37—38 (2173—2174) 9 октября 1998 г.: Памяти кайчи

Сылтамалар үзгәртү