Алексей Венедиктов

Алексей Алексеевич Венедиктов (1955 елның 18 декабре, Мәскәү) — Россия тарихчысы, педагог, журналист, мөхәррир һәм җәмәгать эшлеклесе. «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире (1998—2022). «Дилетант» тарихи журналы хуҗасы (2015 елның октябреннән). 2022 елның мартыннан «Живой гвоздь»YouTube каналында программалар чыгара.

Алексей Венедиктов
Aleksey Venediktov 2017 (cropped).jpg
Туган телдә исем рус. Алексей Алексеевич Венедиктов
Туган 18 декабрь 1955(1955-12-18) (66 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d]
Һөнәре журналист, радиоведущий, мөхәррир, педагог, укытучы
Эш бирүче Эхо Москвы
Җефет Елена Борисовна Ситникова[d]

Commons-logo.svg Алексей Венедиктов Викиҗыентыкта

Тормыш юлыҮзгәртү

Алексей Венедиктов 1955 елның 18 декабрендә Мәскәүдә туган. Әтисе — Алексей Николаевич Венедиктов (1932—1955), су асты көймәсе офицеры. Әнисе — Элеонора Абрамовна Дыховичная.

Әбисе — Нина Абрамовна Дыховичная (1914—2006), танылган совет инженер-конструкторы, Мәскәү архитектура институты укытучысы. «Украина» кунакханәсенең инженерлык конструкциясе проекты авторы, Россиянең атказанган төзүчесе.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәү дәүләт педагогия институтының тарих факультетының кичке бүлегенә укырга керә, шул ук вакытта хат ташучы булып эшли. Институтны тәмамлаганнан соң 1978 елдан 20 ел дәвамында мәктәп укытучысы булып эшли, шуларның 19 Мәскәү шәһәренең 875 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих укыта[1]. Шулай ук 1970 еллар ахырында 177 нче урта мәктәптә укыта[2].

«Эхо Москвы» радиостанциясендә 1990 елның августыннан эшли. Газета күзәтүчесе һәм хәбәрчесе (аерым алганда, Президент Борис Ельцинның һәм Югары Советның каршылыгы вакытында Ак йортта булган) вазыйфасыннан башлап, аннан сәяси күзәтүче булып эшли, мәгълүмати хезмәтне җитәкли һәм 1998 елның февралендә радиостанциянең баш мөхәррире итеп сайлана.

2002 елдан — «Эхо-ТВ» телекомпаниясе президенты[3]. 2006 елның сентябрендә үзен «Домашний» телеканалының «В круге света» программасын алып баручы буларак сынап караган[4]. «Эхо Москвы» ЯАҖ акцияләренең 18%ы иясе булган[5][6]. 2015 елның октябреннән «Дилетант» тарихи журнал хуҗасы[7].

2010 елда Венедиктов өч җитди операция һәм клиник үлем кичергән[8].

2018 елның 30 июлендә үзенең Telegram каналында «Эхо Москвы» директорлар советыннан чыгуы турында белдерә. Венедиктов урынын аның урынбасары Екатерина Гоблина яулаган[9]. 2022 елның 5 мартында Венедиктов директорлар советы карары белән станциянең баш мөхәррире вазыйфасыннан азат ителә. Радиостанция үзенең эшчәнлеген туктаткан[10]. «Эхо Москвы» ябылганнан соң радиостанция редакциясе (шул исәптән Венедиктов) «Живой гвоздь» YouTube-каналында тапшыруларын чыгара башлый[11].

2022 елның 22 апрелендә Россия юстиция министрлыгы ММЧ — «чит ил агентлары» исемлегенә Венедиктовны кертә[12].

Җәмәгать эшчәнлегеҮзгәртү

2016 елга кадәр Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы булган. Россия Федерациясе саклану министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы (2019 елга кадәр)[13].

2016 елдан — Мәскәү Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Иҗтимагый палата рәисе урынбасары. Шулай ук Мәскәү Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыятен үстерү һәм иҗтимагый контроль буенча комиссиясе рәисе[14]. 2016 елдан — сайлауларны күзәтү буенча Мәскәү иҗтимагый штабы рәисе[15].

2019 елдан башлап Венедиктов Россиядә электрон тавыш бирүнең инициаторы һәм тарафдары булып тора[16]. 2021 елда VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда электрон тавыш бирү куллану зур тәнкыйть уята, электрон тикшеренүчеләр кайбер хокук бозу һәм мөмкин булган фальсификацияләрне билгели[17]. Венедиктов гаепләүне кире кага һәм Мәскәүдә электрон тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруга каршы чыга[18].

Шәхси тормышҮзгәртү

Хатыны — Елена Ситникова (1969), 1992 елда МДУ Исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлаган, «Эхо Москвы» радиостанциясендә 1993 елдан бирле эшли. 1998 елның апрелендә өйләнешәләр. «Во саду ли в огороде» тапшыруын 20 елдан артык алып бара[19].

Улы — Алексей (2000).

Венедиктов Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков[20] һәм RT башлыгы Маргарита Симоньянның[21] якын дусты.

БүләкләрҮзгәртү

  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (1999 елның 3 декабре) — мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен һәм Россиядә радиотапшыруларның 75 еллыгы уңаеннан[22];
  • Почётлы легион ордены кавалеры (Франция)[23];
  • Польша Республикасының Хезмәтләр өчен Алтын Хач (2014)[24];
  • Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең мактау грамотасы (2010 елның 30 декабре) — наркоконтроль органнарына үзләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә күрсәткән ярдәме өчен[25];
  • «Россиянең Алтын каләме» премиясе лауреаты (1996);
  • Артем Боровик исемендәге премия лауреаты;
  • В. Высоцкий исемендәге «Своя колея» премиясе лауреаты (2004)[26];
  • Россия Федерациясе Иминлек Советы медале (1998)[27].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Текст передачи Эха Москвы
  2. Актер Федор Дунаевский вспомнил, как Венедиктов заставлял писать его в школе «коммунистическую галиматью»
  3. Избранное: Сначала программы, потом — люди. әлеге чыганактан 2008-10-23 архивланды.
  4. Наше ТВ подобно отечественному автопрому. Время новостей (2006-10-03).
  5. В совете директоров «Эха Москвы» стало меньше журналистов. Lenta.ru.
  6. Обогнавший «Время» со скоростью эха. Новые Известия. әлеге чыганактан 2013-10-12 архивланды.
  7. Александр Белановский. «Я могу делать всё, что хочу» 2015 елның 22 декабрь көнендә архивланган. «Йод», 18.12.2015
  8. "Между струйками": жизнь и правила Алексея Венедиктова (2020-04-29).
  9. Венедиктов заявил, что покинул совет директоров «Эха Москвы»
  10. Совет директоров "Эха Москвы" разорвал контракт с Алексеем Венедиктовым (2022-03-05).
  11. Редакция «Эха Москвы» стала выпускать передачи на ютьюб-канале «Живой гвоздь».
  12. Венедиктова, Невзорова и Пархоменко внесли в реестр СМИ-«иноагентов».
  13. Общественный совет, Министерство обороны Российской Федерации
  14. Общественная палата города Москвы
  15. Венедиктов: состав Общественной палаты Москвы сформирован полностью, РИА Новости, 11.04.2016.
  16. «Окей, голосуйте бумажно» Алексей Венедиктов ответил на критику интернет-выборов в Мосгордуму. Мы попросили экспертов проверить его заявления.
  17. Приключения электронного Правда ли, что онлайн-голосование сыграло на руку власти не только в Москве? Анализ Дмитрия Орешкина и Александра Кондиайна (1632830700000).
  18. Венедиктов выступил против отмены результатов электронного голосования в Москве (2021-09-25).
  19. Эхо Москвы:: Персоны / Елена Ситникова
  20. «Мне главное, чтобы мои журналисты и президент знали, что я никуда не собираюсь дезертировать» Интервью (все еще) главного редактора «Эха Москвы» Алексея Венедиктова.
  21. Алексей Венедиктов: «Жить в учебнике истории – это катастрофа» // «Скажи Гордеевой».
  22. Указ Президента Российской Федерации от 3 декабря 1999 года № 1594 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников радио и телевидения», Archived from the original on 2013-11-05, retrieved 2022-05-03 
  23. Посол Франции вручил главному редактору «Эха Москвы» орден Почётного легиона
  24. В Посольстве РП состоялась торжественная церемония вручения ордеров и государственных наград // Посольство Республики Польша в Москве, 31 июля 2014
  25. Федеральная служба по наркоконтролю информирует
  26. Лауреаты премии 2004 года. әлеге чыганактан 2010-01-18 архивланды.
  27. Российская Академия Радио — Венедиктов. әлеге чыганактан 2012-10-18 архивланды.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Алексей Венедиктов Эхо Москвы. Непридуманная история. — Серия: Агедония. Проект Данишевского. — М.: АСТ, 2015. — ISBN 978-5-17-090215-6 — 416 c.

СылтамаларҮзгәртү