Алексей Болдырев

Алексей Болдырев (27 март 1784 ел29 август 1842 ел) — 1833-1836 елларда Мәскәү Император университетының ректоры, ординар профессор, тел фәне бүлеге деканы.

Алексей Болдырев
Туган телдә исем рус. Алексей Васильевич Болдырев
Туган 16 (27) март 1784
Палтау, Россия империясе
Үлгән 17 (29) август 1842 (58 яшь)
Мәскәү, Россия империясе[1]
Күмү урыны Некрополь Донского монастыря[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер юридический факультет Императорского Московского университета[d], Университетская гимназия[d], МДУның фәлсәфә факультеты[d] һәм Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d]
Һөнәре шәркыятьче, гарәбиятче, иранист, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү император университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: магистр[d] (1806)

Биографиясе

үзгәртү

Алексей Васильевич Болдырев 1784 елның 27 мартында Полтавада штаб-лекарь гаиләсендә туган. 1798 елның мартында Мәскәү университетының гимназиясенә укырга керә. 1801 елда Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә. Бер елдан фәлсәфә факультетына күчә. 1805 елда кандидатлык диссертациясен яклый. 1806елда фәлсәфә һәм либераль фәннәр магистры дәрәҗәсе бирелә; шул ук елда яһүди грамматикасын тәрҗемә иткәне өчен "алтын ҡумта" белән бүләкләнә. Аннары чит илләргә көнчыгыш телләрен өйрәнү өчен җибәрелә — Геттингенда семитология һәм гарәп телен өйрәнә, Парижда Көнчыгыш мөселманнарның телләрен өйрәнә. 1811 елда Мәскәүгә кайткач, Көнчыгыш телләре кафедрасының адъюнкты итеп тәгаенләнә, рус телен яратучылар җәмгыятенең хокуклы әгъзасы итеп кабул ителә. 1815 елда экстраординар профессор итеп раслана. 1811-1818 елларда Изге Екатерина мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп чакырыла. 1818 елның августыннан Мәскәү университетының ординар профессоры итеп раслана. Рус теле һәм әдәбиятын яратучылар җәмгыятенә нигез салучы аның тулы хокуклы әгъзасы була. 1828 елдан 1832 елга кадәр тел фәннәре кафедрасы деканы вазифасын били, ә 1833 елдан 1836 елга кадәр университет ректоры була, шул ук вакытта көнчыгыш телләрен (гарәп, төрек һәм фарсы) укытуны дәвам итә.[2]. 1831 елда 2-нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә. А. В. Болдырев пансион тоткан, биредә Н. Е. Зернов һәм В. С. Межевич үз эшчәнлекләрен башлаган[3]. Бер үк вакытта цензор булып, Болдырев п. я. Чаадаевның «Телескоп» журналында (1836, № 15) «фәлсәфи хат» басмасын бастырып чыгарырга рөхсәт итә, моның өчен ул эштән азат ителә. 1842 елның 29 августында вафат була. Мәскәүдә Дорогомиров зыяратында җирләнә.[4] Дорогомиров зыяраты бетерелгәч, А. В. Болдыревның һәм аның туганнарының көле Дон монастыре зыяратына күчерелә. А. В. Болдырев университетта гарәп, иврит, фарсы һәм башка көнчыгыш телләрен өйрәнү башлангычына һәм Мәскәү рус көнчыгыш мәктәбенә нигез салучы була.

Искәрмәләр

үзгәртү
  • II дәрәҗә Изге Анна ордены (1831)

Хезмәтләре

үзгәртү
  • «Et edidit Duae sumptibus Antarae Boldyreff suis Harethi Moallakat A.» (Геттинген, 1808);
  • «Гарәп хрестоматиясе» (М., 1824);
  • « Яңа гарәп хрестоматиясе» (М., 1832);
  • «Әмерсезнең бер маҗаралары» (М., 1824)[5];
  • "Кыскача гарәп теле грамматикасыны" (М., 1836);
  • «Фарсы хрестоматиясе» (М., 1-нче бас.., 1826, 2-нче бас.; 1833[6].);
  • «Латин-рус кесә сүзлеге» (М., 1840).

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Болдырев Алексей Васильевич / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Отчет о состояниях и действиях Императорского Московского университета за 1835/6 академический и 1836 гражданский годы.
  3. Межевич в нём же и воспитывался до поступления в Московский университет.
  4. Дормидонтов Д. В. Дорогомиловское кладбище // Доклад на 11-й научной конференции «Исторический некрополь Москвы». — 1.04.1994.
  5. Эта повесть принадлежит знаменитому автору жизнеописания Тамерлана — Ахмеду Бен-Арабши
  6. Сектор редких книг знакомит с изданиями учебной литературы XVIII — начала XX вв. (PDF), archived from the original (PDF) on 2015-05-12, retrieved 2021-11-25 

Әдәбият

үзгәртү
  • Волков В. А., Куликова М. В., Логинов В. С. Московские профессора XVIII — начала XX веков. Гуманитарные и общественные науки — М.: Янус-К; Московские учебники и картолитография, 2006. — Б. 34. — 300 б. — 2000 экз. — ISBN 5—8037—0164—5.
  • Петров Ф. А. БОЛДЫРЕВ Алексей Васильевич // А. Ю. Андреев, Д. А. Цыганков Императорский Московский университет: 1755—1917 : энциклопедический словарь. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2010. — С. 89—90. — ISBN 978-5-8243-1429-8.

Сылтамалар

үзгәртү