Александр Смирнов (физиолог)

(Александр Смирнов (1887) битеннән юнәлтелде)

Смирнов Александр Иванович (18871976) — ССРБ галиме һәм физиология өлкәсендә педагог, медицина фәннәре докторы (1916), профессор (1919), СССР МФА әгъза-корреспонденты (1950). Медицина хезмәте полковнигы. РСФСР-ның атказанган фән эшмәкәре (1946).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 10 сентябрь 1887(1887-09-10)
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлем датасы 11 май 1976(1976-05-11) (88 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре физиолог
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Хәрби дәрәҗә полковник
Бүләкләр
РСФСР атказанган фән эшлеклесе

Биографиясе үзгәртү

Александр Иванович Смирнов Петроградта 1887 елның 10 сентябрендә туа.

1909 елдан 1914 елга кадәр Император Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетында табигый бүлегенә укырга керә. 1909 елдан 1916 елга кадәр И.П. Павлов җитәкчелегендә лабораториялә аш сеңдерү бизләренең секрециясе механизмнарын өйрәнү буенча гыйльми-тикшеренү эше белән шөгыльләнә.

1919 елдан алып 1920 елга кадәр Кубань авыл хуҗалыгы институтында физиология кафедрасы профессоры дәрәҗәсендә педагогик эш белән шөгыльләнә һәм бер вакытта 1920 елдан алып 1932 елга кадәр педагогик эшчәнлектә Кубань медицина институтында нормаль физиология кафедрасы мөдире була.

1932 елдан 1942 елга кадәр 4-нче Мәскәү медицина институтында укыта. 1942 елдан 1944 елга кадәр Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафында, Бөек Ватан сугышында Брянск һәм Төньяк-Көнбатыш фронтларда эвакуация госпиталенең начальнигы сыйфатында катнаша. 1944 елдан Совет Армиясенең Үзәк фәнни-тикшеренү клиник госпиталенең оештыручысы һәм җитәкчесе, бер үк вакытта 1950 елдан ССРБ Медицина фәннәре академиясенең физиология группасы җитәкчесе. 1952 елдан 1956 елга кадәр Үзәк табипларның белемен камилләштерү институтының хәрби факультетында педагогик эшчәнлектә — хәрби физиология кафедрасы начальнигы була[1][2].

Гыйльми-педагогик эшчәнлеге үзгәртү

А.И. Смирновның төп гыйльми-педагогик эшчәнлеге физиология, шулай ук йөрәк эшчәнлегенең экстракардиаль көйләүне һәм зур баш миенең һәм ярымшарлар кабыгы үзәгенең фунциональ бәйләнешенең проблемалары өлкәсендәге мәсьәләләрне өйрәнү белән бәйле. А.И. Смирнов җитәкчелегендә норма һәм патология, шул исәптән гипотермия, гипоксия, миокард инфаркты шартларында йөрәк эшчәнлегенең көйләү законлыклары өлкәсендә эзләнү үткәрелә. А. И. Смирнов И.П. Павлов исемендәге Бөтен Союз физиология җәмгыятенең мактаулы әгъзасы булып тора, шулай ук берничә зур оешмалар әгъзасы, шул исәптән ССРБ Югары аттестация комиссиясе, Галимнәр Советы Президиумы — РСФСР-ның Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Совет армиясенең Төп хәрби-медицина идаралыгы әгъзасы булып тора.

1916 елда ул медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «К физиологии практической секреции» темасына диссертация яклый, 1919 елда аңа гыйльми профессор исеме бирелә. 1950 елда ССРБ Медицина фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайлана. А.И. Смирнов җитәкчелегендә йөзгә якын тикшеренү, шул исәптән монографияләр һәм югары медицина уку йортлары өчен дәреслекләр, шул исәптән: «О центральном тоническом и рефлекторном замедлении сердечного ритма» (1928), «О происхождении тонуса центра блуждающего нерва» (1929), «О вегетативной нервной системе» (1932), «Регуляция дыхательных движений» (1940), «О депрессорном нерве синокаротидной области» (1947), «К вопросу о функциональной взаимосвязи с дыхательным центром коры больших полушарий головного мозга и других отделов центральной нервной системы» (1959), «Роль тонуса центров блуждающих нервов в экономной форме сердечной деятельности» (1967) һәм «Сердце как гетерогенная возбудимая система» (1970) дәреслекләре языла. 1946 елда эксперименталь физиология сферасына керткән өлеше өчен А. И. Смирнов РСФСР-ның атказанган фән хезмәткәре мактаулы исеменә лаек була[1][3][2].

1976 елның 1 маенда Мәскәүдә вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 . — Т. 23.
  2. 2,0 2,1 Александр Иванович Смирнов (К 85-летию со дня рождения) / Кардиология // 1972. — №10 (12) — С.157
  3. Александр Иванович Смирнов.Кубанский государственный медицинский университетДата обращения: 23 сентября 2020.

Әдәбият үзгәртү