Александр Пушнин
Александр Тихонович Пушнин (1921 елның 28 марты, Моршанск, Тамбов губернасы, РСФСР — 1991 елның 5 сентябре, Ленинград, ССРБ) — совет рәссамы, педагог, Илья Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институты профессоры, РСФСР Рәссамнар берлегенең Ленинград оешмасы әгъзасы[1].
Александр Пушнин | |
---|---|
Туган | 28 март 1921 Моршанск, Тамбу губернасы, РСФСР[d] |
Үлгән | 5 сентябрь 1991 (70 яшь) Санкт-Петербург, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d] һәм Санкт-Петербургский художественный лицей[d] |
Һөнәре | рәссам |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Тормыш юлы
үзгәртүАлександр Пушнин 1921 елның 28 мартында Тамбов губернасының Моршанск шәһәрендә туа.
1943 елда Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының (1944 елдан — И. Е. Репин исемендәге) рәсем сәнгате бүлегенә укырга керә. Иван Степашкин, Михаил Авилов, Юрий Непринцевта, соңрак Александр Герасимовның иҗат остаханәсендә шөгыльләнә.
1950 елда Рудольф Френц остаханәсе буенча институтны рәссам исеме белән тәмамлый. Диплом эше — «Казан университетында Владимир Ульянов» картинасы[2].
Институтны тәмамлаганнан соң аспирантурада шөгыльләнә. Сәнгать белеме кандидаты (1952). 1948 елдан башлап күргәзмәләрдә катнаша, үз эшләрен Ленинградның әйдәп баручы рәсем сәнгате осталары әсәрләре белән бергә экспонацияли. 1950 елда Совет рәссамнарының Ленинград Союзы әгъзасы итеп кабул ителә.
Александр Пушнин портретлар, жанр һәм тарихи композицияләр, пейзажлар, натурадан этюдлар иҗат иткән. Рәсем манерасы катлаулы ракурсларга кызыксыну белән аерылып торган. Рәсем техникасын камил белгән. Хезмәтләренең колориты бай төс төсмерләрен һәм тонның җылы һәм салкын мөнәсәбәтләрен бик оста тапшыруда төзелгән.
«Ленинград — коммунизм төзелешләренә»[3] (1951), «Иделдә», «Алдынгы сыер савучы портреты»[4] (икесе 1957), «Кыз портреты», «Юеш түбәләр»[5] (икесе 1958), «Яңа төзелешләр районында», «Ярминкәдә»[6], «Е. В. Дутышева портреты»[7], «Карусель»[8], «Художница Т. В. Копнина портреты» (барысы 1960), «Волжанка», «Иделдә»[9], «Сыер савучы портреты»[8] (барысы 1961), «Күнегүләргә», «,"Новый мир" совхозы трактористы Володя Игнатов»[10] (икесе 1964), «Беренче Май»[11] (1975) картиналары авторы.
1953 елдан И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укыта. Рәсем кафедрасы профессоры (1986).
1982 елда Ленинградта шәхси күргәзмәсе үтә.
Ленинградта 1991 елның 5 сентябрендә 71 нче яшендә вафат була.
Александр Пушнин хезмәтләре Дәүләт Рус музеенда, Россия[12], Франция[13], Алмания, АКШ һәм башка илләрдә музейларда һәм шәхси җыелышларда саклана.
Күргәзмәләр
үзгәртү- 1950 ел (Мәскәү): 1950 елгы сәнгать күргәзмәсе.
- 1951 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе.
- 1957 ел (Ленинград): 1917—1957. Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе.
- 1957 ел (Мәскәү): Бөек Октябрь социалистик инкыйлабының 40 еллыгына багышланган Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе.
- 1958 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләренең көзге күргәзмәсе.
- 1960 ел (Ленинград): Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе.
- 1960 ел (Мәскәү), Совет Россиясе. Республика сәнгать күргәзмәсе.
- 1961 ел (Ленинград): 1961 елгы Ленинград рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе.
- 1964 ел (Ленинград): Ленинград. Зона күргәзмәсе.
- 1975 ел (Ленинград): Безнең замандаш. Ленинград рәссамнары әсәрләренең зона күргәзмәсе.
- 1976 ел (Мәскәү): Ленинград сынлы сәнгате.
- 1991 елның апреле (Париж): «Рус рәссамнары» күргәзмәсе.
- 1997 ел (Санкт-Петербург): Заманнар бәйләнеше. 1932—1997. Рәссамнар — Россия Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзалары.
Чыганаклар
үзгәртү- Центральный Государственный Архив литературы и искусства. СПб. Ф.78. Оп.8. Д.401.
- Художественная выставка 1950 года. Живопись. Скульптура. Графика. Каталог. — М: Советский художник, 1950. — С.54.
- Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л: Лениздат, 1951. — С.18.
- Серебряный И. Молодые живописцы // Ленинградский альманах. Кн. 9. Л., Лениздат, 1954. С.338—342.
- 1917 — 1957. Выставка произведений ленинградских художников. Каталог. — Л: Ленинградский художник, 1958. — С.27.
- И. Никифоровская. Итоги большой творческой работы // Вечерний Ленинград. 1957, 10 октября.
- Всесоюзная художественная выставка, посвящённая 40-летию Великой Октябрьской социалистической революции. Каталог. — М: Советский художник, 1957. — С.61.
- Осенняя выставка произведений ленинградских художников 1958 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1959. — С.22.
- Выставка произведений ленинградских художников 1960 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1961. — С.34.
- Республиканская художественная выставка «Советская Россия». Каталог. М., Советский художник, 1960. С.67.
- Архангельский В. О детях и для детей // Художник. 1960, № 8. С.19.
- К новым творческим успехам. С собрания ленинградских художников // Вечерний Ленинград, 1960, 14 мая.
- Выставка произведений ленинградских художников 1961 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1964. — С.33.
- Ленинград. Зональная выставка. — Л: Художник РСФСР, 1965. — С.43.
- Наш современник. Зональная выставка произведений ленинградских художников 1975 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1980. — С.22.
- Изобразительное искусство Ленинграда. Каталог выставки. — Л: Художник РСФСР, 1976. — С.27.
- Справочник членов Союза художников СССР. Том 2. — М: Советский художник, 1979. — С.248.
- Выставки советского изобразительного искусства. Справочник. Том 5. 1954—1958 годы. — М: Советский художник, 1981. — С.377,387,535,549,638.
- Справочник членов Ленинградской организации Союза художников РСФСР. — Л: Художник РСФСР, 1987. — С.107.
- Peinture Russe. Catalogue. — Paris: Drouot Richelieu, 26 Avril, 1991. — Р. 7,46—47.
- Связь времен. 1932—1997. Художники — члены Санкт-Петербургского Союза художников России. Каталог выставки. — Санкт-Петербург: ЦВЗ «Манеж», 1997. — С.296.
- Иванов С. В. Неизвестный соцреализм. Ленинградская школа. — Санкт-Петербург: НП-Принт, 2007. — с.9, 367, 384, 388, 389, 393—396, 398, 399, 403. ISBN 5-901724-21-6, ISBN 978-5-901724-21-7.
- Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. — Санкт Петербург: «Первоцвет», 2007. — С.63. ISBN 978-5-903677-01-6.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Справочник членов Союза художников СССР. Том 2. — М: Советский художник, 1979. — С. 248.
- ↑ Юбилейный Справочник выпускников Санкт-Петербургского академического института живописи, скульптуры и архитектуры имени И. Е. Репина Российской Академии художеств. 1915—2005. — Санкт Петербург: «Первоцвет», 2007. — Стр. 63.
- ↑ Выставка произведений ленинградских художников 1951 года. Каталог. — Л: Лениздат, 1951. — Стр. 18.
- ↑ 1917 — 1957. Выставка произведений ленинградских художников. Каталог. — Л: Ленинградский художник, 1958. — Стр. 27.
- ↑ Осенняя выставка произведений ленинградских художников 1958 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1959. — Стр. 22.
- ↑ Пушнин А. На ярмарке // Художник. 1961, № 1. Стр. 38.
- ↑ Выставка произведений ленинградских художников 1960 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1961. — Стр. 34.
- ↑ 8,0 8,1 Изобразительное искусство Ленинграда. Каталог выставки. — Л: Художник РСФСР, 1976. — Стр. 27.
- ↑ Выставка произведений ленинградских художников 1961 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1964. — Стр. 33.
- ↑ Ленинград. Зональная выставка. — Л: Художник РСФСР, 1965. — Стр. 43.
- ↑ Наш современник. Зональная выставка произведений ленинградских художников 1975 года. Каталог. — Л: Художник РСФСР, 1980. — Стр. 22.
- ↑ Иванов С. В. Неизвестный соцреализм. Ленинградская школа. — Санкт-Петербург: НП-Принт, 2007. — Стр. 6—7.
- ↑ Peinture Russe. Catalogue. — Paris: Drouot Richelieu, 26 Avril, 1991. — Р. 7, 46—47.