Александр Познанский

Познанский Александр Семенович (18 (31) гыйнвар 1903 ел, Кривой Рог шәһәре, Херсон губернасы — 8 июнь 1974 ел, Нижгар) — ССРБ галим-психиатры. Медицина фәннәре докторы (1960), профессор (1962).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 18 (31) гыйнвар 1903
Туу урыны Крывый Риһ, Херсонский уезд[d], Херсон губернасы, Россия империясе[1][2]
Үлем датасы 8 июнь 1974(1974-06-08) (71 яшь)
Үлем урыны Түбән Новгород, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Красный зираты[d]
Язма әсәрләр теле рус теле
Һөнәр төре песихиятыр, университет профессоры
Эш урыны Институт неврологии, психиатрии и наркологии НАМН Украины[d], Идел буе тикшеренү медицина университеты[d] һәм Башкорт дәүләт медицина университеты
Әлма-матер Одесса милли медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d] (1960)
Укытучылары Протопопов, Виктор Павлович[d]

Биографиясе

үзгәртү

Александр Семенович Познанский 1903 елның 18 (31) гыйнварында Украинаның Херсон губернасы Кривой Рог шәһәрендә туган.

1927 елда Одесса медицина институтын тәмамлый. 1927-1931 елларда Одессада наркология диспансеры һәм психиатрия клиникасында табиб булып эшли.

1931-1944 елларда — Украина психоневрология институтында (Харьков) хезмәткәр. 1938 елдан медицина фәннәре кандидаты. 1938 елда клиника, галлюцинацияләр патофизиологиясе һәм фармакологиясенә багышланган кандидатлык диссертациясе яклый.

1944-1959 елларда — С.М. Киров исемендәге Горький медицина институтында: ассистент, психиатрия кафедра доценты. 1959 елда «Динамика синдромов шизофрении в процессе психофармакологических и других клинико-экспериментальных исследований» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1960-1970 елларда — Башкорт дәүләт медицина институты психиатрия кафедрасы мөдире [3].

Аның җитәкчелеге астында 2 докторлык һәм 8 кандидатлык саклану яклана, 2 фәнни хезмәтләр җыентыгы чыгарыла.

Александр Семенович Познанский 1974 елның 8 июнендә Нижгарда вафат була һәм шунда Бугрово зыяратында җирләнә.

Фәнни эшмәкәрлеге

үзгәртү

А.С.Познанский гомуми психопатология, клиник-эксперименталь һәм галлюцинация, саташу, шизофрения, яралы психозлар вакытында каталони эмоциональ синдромының психофармокология тикшеренүләре проблемалары белән шөгыльләнә.

90 нан артык фәнни хезмәт авторы.

1960-1968 елларда — Башкорт АССР-ының невропатологлары һәм психиатрлары җәмгыяте җитәкчесе.

Академик В. П. Протопопов укучысы[4].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
  2. http://bashenc.online/ru/articles/79847/
  3. История кафедры психиатрии и наркологии., archived from the original on 2021-09-18, retrieved 2021-10-29 
  4. Роль и место кафедры психиатрии ХМИ в истории развития психиатрии на Украине // История украинской психиатрии: Сборник научных работ Украинского НИИ клинической и экспериментальной неврологии и психиатрии и Харьковской городской клинической психиатрической больницы № 15 (Сабуровой дачи) / Под общ. ред. И. И. Кутько, П. Т. Петрюка. — Харьков, 1994. — Т. 1. — 153 с.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Познанский Александр Семёнович // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Александр Семёнович Познанский [Психиатр]. К 70-летию со дня рождения / Журнал неврологии и психиатрии имени С. С. Корсакова. — 1973.
  • Познанский Александр Семёнович [О нём] // Идеология и наука (Дискуссии советских учёных середины ХХ века) / Отв. ред. А. А. Касьян. — М.: Прогресс-Традиция, 2008. — 288 с. — С. 155—166. ISBN 5-89826-204-0.

Сылтамалар

үзгәртү