Александр Никошин

Александр Фёдор улы Никошин (03.07.1967; Базарлы Матак , Әлки районы, ТАССР) — Татарстанның Әлки районы башлыгы. Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2008 ел).

Александр Фёдор улы Никошин
Туган 3 июль 1967(1967-07-03) (56 яшь)
Базарлы Матак авылы, Әлки районы, ТАССР
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Биография үзгәртү

Александр Фёдор улы Никошин 1967 елның 3 июлендә Татарстан АССРның Әлки районының Базарлы Матак авылында туган.

1993 елда «Авыл хуҗалыгында бухгалтерлык исәбе һәм хуҗалык эшчәнлегенә анализ» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

1988 елда Базарлы Матак СПТУ-95 комсомол оешмасының азат ителгән секретаре. 1989-1990 елларда Әлки районы Финанс бүлегенең салым ревизоры-инспекторы. 1990-1996 елларда Әлки районы дәүләт салым инспекциясенең баш салым инспекторы. 1996-1997 елларда Әлки районы кулланучылар хокукларын яклау комитеты рәисе. 1997-2001 елларда Әлки районы буенча дәүләт салым инспекциясе җитәкчесе. 2001-2005 елларда «Ак Барс» Банкының Чистай филиалының Әлки өстәмә офисы начальнигы. 2005-2006 елларда Әлки район почта элемтәсе участогы начальнигы. 2006-2009 елларда Әлки муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе.

2009 елдан 2014 елга кадәр Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2015 елның сентябреннән ТР Әлки муниципаль районы башлыгы.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, ике баласы бар: улы һәм кызы.[1]

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

«Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале (2014 ел), «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2017 ел) белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү