Александр Мурзин

совет галиме, табиб, РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе.

Мурзин Александр Николаевич (19.08.1885, Мәскәү — 22.12.1954, Казан) — совет галиме, табиб, РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе.

Александр Мурзин
Туган 19 (31) август 1885
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 22 декабрь 1954(1954-12-22) (69 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының медицина факультеты[d]
Һөнәре галим

Биографиясе үзгәртү

1885 елның 19 августында Мәскәү шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Мәскәү университетын табиб дәрәҗәсендә (1909, тик бишле билгеләренә генә) тәмамлаган.

Калуга губернасының Подбужье авылында участок земство табибы, шуннан Мәскәү губернасының Богородск өязендә туку фабрикасы табибы булып эшли.

1913-1925 елларда Сарытау университетының күз клиникасы ординаторы һәм ассистенты. 1924 елда «Операция Эллиота» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый.

1925 елдан бирле Урта Азия дәүләт университетының (Ташкент) күз авырулары кафедрасы профессоры һәм мөдире. Каракалпакстанда, Хорезм, Кашкадәрья һәм башка өлкәләрдә трахома, глаукома һәм конъюнктивитлы дәвалау өчен офтальмология үзәкләре оештыра.

1932 елдан Казан табибларның белемен күтәрү дәүләт институтының күз авырулары кафедрасы мөдире һәм Казан трахома фәнни-тикшеренү институты директоры. Казан табибларның белемен күтәрү дәүләт институтының күз клиникасын һәм гыйльми-тикшеренү институтын берләштерүгә ирешә. Сугыш чорында — эвакуацион госпитальләр консультанты.

1951 елдан Казан дәүләт медицина институтының күз авырулары кафедрасы мөдире.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

* РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1941),

* Ике Ленин ордены,

* «Мактау билгесе» ордены,

* ике медаль,

* «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе.

Басмалары үзгәртү

  • Трахома [Текст] / Заслуженный деятель науки проф. А. Н. Мурзин. — Москва : Медгиз, 1942. — 26 с.; 20 см.
  • Комбинированные огнестрельные повреждения орбиты, носа и придаточных пазух. К., 1943;
  • Руководство для работников трахоматозных пунктов. М., 1944;
  • Современное состояние вопроса о лечении трахомы // Сб. тр. Врачебно-санитарной службы Казан. ж.д. 1950. Вып. 3.

Чыганаклар үзгәртү

  • Казанский государственный медицинский университет (1804—2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биографический словарь/В. Ю. Альбицкий, М. Э. Гурылева, Н. Х. Амиров и др. Под ред. В. Ю. Альбицкого, Н. Х. Амирова. — Казань: Магариф, 2004. — 472 с.: портр.
  • Профессор Александр Николаевич Мурзин // Вестн. офтальмологии. 1940. № 5;
  • Казанский ГИДУВ им. В. И. Ленина (1920—1990). К., 1990.
  • Вейс, А. С. Александр Николаевич Мурзин. [Офталмолог. Некролог]. Офталмол. журнал, 1955, No 3, с. 191—192