Александр Котов (партия эшлеклесе)
Котов Александр Михайлович (24 гыйнвар 1925 — 1 июль 2013) — совет хуҗалык, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары. 9 нчы чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 24 гыйнвар 1925 |
Үлем датасы | 1 июль 2013 (88 яшь) |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләкләр |
Биографиясе
үзгәртүАлександр Михайлович Котов 1925 елның 24 гыйнварендә Мәскәү өлкәсенең Серебрянопрудский районы Крутовец авылында туган. 1942 елда, Бөек Ватан сугышының авыр елларында, унҗиде яшендә, үсмер чагында ул С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Токарь булып эшли башлый[1].
Казан авиация техникумында укуын тәмамлап, Казан моторлар төзү заводының өлкән контролеры булып эшли башлады. 1956 елда Казан авиация институтының югары белем алуы турында диплом ала
1956 елдан 1960 елга кадәр Казан моторлар төзү проект бюросында инженер-конструктор булып эшли. Соңрак конструкторлык бригадасы башлыгы итеп билгеләнә. 1961 елда коллектив аны Казан моторлар төзү проект бюросы профкомы рәисе итеп сайлый.
1961 елдан 1971 елга кадәр Александр Михайлович икенче булып эшли, аннары КПССның Ленин районы комитетының беренче секретаре булып эшли. Соңрак КПССның Казан шәһәр комитеты икенче секретаре итеп билгеләнә.
1971 елдан 1985 елга кадәр Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары булып эшләгән, шуларның җиде елдан артыгын Татарстан АССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарган[2].
9 нчы чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты һәм Татарстан АССР Югары Советы депутаты булып сайлана.
Казанда яшәгән. 2013 елның 1 июлендә авыр һәм озак вакытлы авырудан соң вафат була.
Бүләкләре
үзгәртүХезмәттәге уңышлары өчен лаек була:
- ике Кызыл Байрак Хезмәт ордены,
- Хөрмәт Билгесе Ордены,
- РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы,
- башка медальләр.
- ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы,
- Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ КОТОВ Александр Михайлович | Республика Татарстан. 2020-08-04 тикшерелгән.
- ↑ Руководство Татарстана выражает соболезнования в связи со смертью Александра Котова. 2020-08-04 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Котов 2019 елның 31 июль көнендә архивланган.