Александр Жданов (1904)

Александр Павлович Жданов (1904 елның 1 августы, Кобылино авылы, Вологда губернасы, Россия империясе1969 елның 12 апреле, Ленинград, ССРБ) — совет физигы, совет атом бомбасын төзүдә күренекле катнашучыларның берсе. «Космик нурлар белән бром һәм көмеш ядрәләренең аномаль таралуы» мәкаләсендә бәян ителгән космик нурлар барлыкка китергән атом ядрәләре таралуының яңа төрләрен ачкан өчен Сталин премиясе (1946) белән бүләкләнгән[1].

Александр Жданов
Туган 1 август 1904(1904-08-01)
Үлгән 12 апрель 1969(1969-04-12) (64 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Һөнәре галим

Тормыш юлыҮзгәртү

Александр Жданов 1904 елда Вологда губернасының Кобылино авылында крестьян гаиләсендә туа. 1918 елдан бирле йомышчы булып эшли, параллель рәвештә кичке мәктәптә укый. 1922 елда юллама буенча Петроград университетына укырга керә, аны 1929 елда тәмамлый.

Радиев институтында эшли: фәнни-техник хезмәткәр (1925—1930), 1930 елдан — аспирант, 1934 елдан — өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире, космик нурларны өйрәнү өлкәсендә белгеч. Радий эманацияләреннән препаратларны алу һәм үлчәү белән шөгыльләнә.

1940 елдан — физика-математика фәннәре докторы (1940), 1940 елдан — профессор.

1934—1938 елларда атом-төш фотоэмульсияләренең сыйфатлы, иллюстратив методын күләмгә әйләндерергә мөмкинлек биргән зур эш циклын башкара.

1939 елда космик нурларны атом-төш фотоэмульсияләре ысулы белән өйрәнү лабораториясе оештыра. Фәнни эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы сәбәпле өзелә, әмма 1944 елда ук «Physical Review» журналында Александр Жданов, М. Ю. Дейзенрот һәм Н. А. Перфиловның «Космик нурлар аркасында атом-төш таркалуның гадәти булмаган ешлыгы» дигән мәкаләләре басыла. Бу эш өчен Александр Павлович Сталин премиясен ала.

Бу тикшеренү ССРБда атом-төш энергиясен кулланып, массакүләм зарарлы коралны булдыруга юнәлтелгән технологияләр эшләүгә һәм аларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә.

Сугыштан соң лаборатория үз эшчәнлеген дәвам итә.

Александр Жданов 1969 елның 12 апрелендә вафат була.

БүләкләрҮзгәртү

  • Ленин ордены;
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (10.06.1945);
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — «Космик нурлар белән бром һәм көмеш ядрәләренең аномаль таралуы» (1945) мәкаләсендә бәян ителгән космик нурлар барлыкка китергән атом ядрәләре таралуының яңа төрләрен ачкан өчен.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Сотрудники Радиевого института - Герои Социалистического Труда, лауреаты Ленинской премии, Государственной премии СССР, Премии им. В. Г. Хлопина, заслуженные деятели науки и техники РСФСР, заслуженные деятели науки РФ, archived from the original on 2011-06-10, retrieved 2021-11-25 

СылтамаларҮзгәртү