Александр Константин улы Губэ (1910, Украина ССР, Сталин өлкәсе, Лидиевка — 1988 ел, ТАССР, Түбән Кама) — ТАССРның атказанган төзүчесе.

Александр Губэ
Туган 1910(1910)
Украина ССР, Сталин өлкәсе, Лидиевка
Үлгән 1988(1988)
Татарстан, Түбән Кама шәһәре
Ватандашлыгы ССРБ

Биографиясе үзгәртү

Губэ Александр 1910 елда Украина ССР Сталин өлкәсе Лидиевка руднигында туа.

1941 елның октябрендә Совет Армиясе сафларына алына. Бөек Ватан сугышы вакытында 481 батарея командиры, 120 аерым минометлы Гомель ордены Суворов полкы командиры була.

Түбән Камага Александр Константинович 1964 елда шәһәрнең беренче төзүчеләре составында килә. Хезмәт эшчәнлеген гади эшчедән башлый, СУ-10 баш инженеры вазыйфасына кадәр җитә. Шәһәр өчен әһәмиятле объектлар-техника Йорты, «Җәлил» кинотеатры, «Кристалл»рестораны белән шәхсән җитәкчелек итә.

Александр Константин улы Губэ 1988 елда ТАССРның Түбән Кама шәһәрендә вафат була.

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

«Сугышчан казанышлары өчен» (1942), «Сталинградны саклаган өчен» медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944), Кызыл Йолдыз ордены (1945) белән бүләкләнә.

«Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән, аңа «ТАССРның атказанган төзүчесе» исеме бирелгән.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитетының 1981 елның 18 сентябрендәге 398 номерлы карары белән Түбән Каманың мөһим социаль-әһәмиятле объектларын торгызуга һәм төзүгә зур өлеш керткән өчен Губэ Александр Константиновичка «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины»исеме бирелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү