Александр Горбов

Александр Иванович Горбов (1857 елның 23 мае, Мәскәү, Россия империясе1939 елның 26 гыйнвары, Ленинград, ССРБ) — галим-химик, профессор.

Александр Горбов
Туган 23 май 1857(1857-05-23)
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 26 гыйнвар 1939(1939-01-26) (81 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре химик-технолог

Тормыш юлы үзгәртү

Александр Горбов 1857 елның 23 маенда Мәскәү шәһәрендә туа.

1878 елда Орёлда гимназияне тәмамлый һәм шул ук елны Петербург университетына физика-математика факультетының табигый бүлегенә укырга керә[1].

1882 елда университетны табигый фәннәр кандидаты дәрәҗәсе белән тәмамлый. Университетны тәмамлаганнан соң, профессор Александр Бутлеров җитәкчелегендә химия белән башта университет лабораториясендә, аннары Фәннәр академиясе лабораториясендә шөгыльләнә. 1886 елдан техник химиянең аналитик бүлеге каршында лаборант сыйфатында хезмәт итә.

1894 елдан — Петербургтагы Николаевка инженерлык академиясендә химия лаборатория мөдире, 1918 елдан алып 1924 елга кадәр — лаборатория профессоры.

1906—1912 елларда профессор Владимир Миткевич белән берлектә электр-дуга методы белән һавадан азот кислотасын алу өчен Россиядә беренче тәҗрибә электр мичен («Горбов-Миткевич миче») проектлый һәм төзи.

Рус физика-химия җәмгыятенең эшчәнлекле әгъзаларының берсе. Россия Фәннәр академиясе каршындагы Россиянең табигый җитештерү көчләрен өйрәнү комиссиясенең Сапропель комитеты рәисе. Россия Гамәли химия институты Советы әгъзасы.

1927 елдан — «Прикладная химия» журналы редакторы.

1921 елда Таганцев Эше буенча кулга алына («Петроград хәрби оешмасы» эше), әмма үтенечнамәдән соң азат ителә. 1934 елда читтән торып «"Россия милли партиясе" контрреволюцион милли-фашистлар оешмасы» эше буенча уза[2]/

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Горбов, Александр Иванович // Военная энциклопедия : [в 18 т.] / под ред. В. Ф. Новицкого … [и др.]. — СПб. ; [М.] : Тип. т-ва И. Д. Сытина, 1911—1915.
  2. Горбов Александр Иванович. Сайт Николаевского Инженерного училища.

Әдәбият үзгәртү

  • Биографический словарь профессоров и преподавателей императорского С.-Петербургского университета с 1869 по 1894 гг. —1896 г. — стр 202—203.
  • Григорьев С. В. Биографический словарь. Естествознание и техника в Карелии. — Петрозаводск: Карелия, 1973. — С. 87. — 269 с. — 1000 экз.

Сылтамалар үзгәртү

  • Горбов Александр Иванович — Зур совет энциклопедиясеннән мәкалә.