Александр Аплечеев

Александр Андрей улы Аплечеев (рус. Аплечеев Александр Андреевич, 176810 август 1802, Казан), дәүләт эшлеклесе, хакыйкый стат киңәшчесе (1801).

Александр Аплечеев
Туган 1768(1768)
Үлгән 10 август 1802(1802-08-10)
Казан

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Дворяннар нәселеннән. 1787 елдан Санкт-Петербургда хәрби оешмаларда эшли. 1800-01 елларда Санкт-Петербургның өлкән (обер) полицмейстеры. 1801 елдан Казанда губернатор. Аплечеев губерна күләмендә ялган акча ясаучылар һ.б. җинаятьчеләр белән актив көрәшә, Санкт-Петербургны азык-төлек белән тәэмин итү эшен башкара. Аның заманында Казандагы 1 нче гимназия карамагындагы Азия басмаханәсендә татар китапларын басу җайга салына; Ыспас һәм Тәтеш өязләре кабат мөстәкыйль административ-территориаль берәмлеккә әвереләләр.

Әдәбият үзгәртү

  • Петров П.Н. История родов русского дворянства. М., 1991. Т. 2.

Чыганаклар үзгәртү