Ак тирәк — татар балалар уены.

Ак тирәк
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе

үзгәртү

Бер төркем кыз балалар бер-берсенең кулларыннан тотынышып, ялганып, дуга шикелле ярты түгәрәк ясап басып тезеләләр. Дуганың бер башындагы кыз үзенең күршесе белән кулларын өскә күтәреп «капка» ясыйлар. Аларга каршы якта икенче баштагы кыз бу «капка» ясаган кырыйдагы кызларга карап җырлап, түбәндәгечә әйтешәләр:

— Ак тирәк, күк тирәк,
Күктә, күктә ниләр бар?
— Күк буенда кызлар бар.
— Күнчегендә ниләр бар?
— Җофар белән шикәр бар.
— Җофарыңны бир миңа.
— Ник бирәем мин сиңа?
— Шикәреңне бир миңа.
— Ник бирәем мин сиңа?
— Кая миңа хан юлы?

Дуганың икенче башындагы кыз үзенең күршесе белән тотышкан кулларын өскә күтәреп «капка» ясап, үтеп чыгарга юл күрсәтәләр.

— Менә сиңа хан юлы:
Сазы бардыр — батадыр,
Еланы бардыр — чагадыр;
— Тана мулла кыз сорый.
— Таныганыңны ал да чык!
— Хәбибулла кыз сорый.
— Кызың булса, бир дә чык!
— Абау, анда елан бар.
— Кылычың булса, кый да чык!

Яки: «Менә сиңа хан юлы» дигәч, «Балтаң булса, чап та чык, кылычың булса, кый да чык!» диләр. Шулай дигәч, каршы яктагы баш кыз үзенә тотынышкан иптәшләре белән, каз кебек кыйгаклашып киләләр дә, башларын иеп, тыраклап, капкадан үтеп чыгалар. Капка ясаучы кызлар буш куллары белән аларның арка-кабыргаларына җиңелчә суккалап калалар. Бар да үтеп беткәндә, капка ясаган кызның икенчесе беренчесенә каршы әйләнеп, куллары үрелгән булыр. Икенче кыз беренче кызны да әйләндереп үзенә тагып алып китәр. Икенче юлы килгәндә, икенче кыз белән өченче кыз ясаган капка астыннан шулай үтеп әйләнә баралар һәм уен актыгында бар да бер-берсенең кочагына кереп бетәләр. (Яки беренче кат уендагы капкадан чыгып беткәч, әйләнеп килеп, тагын шундый дуга булып, хәзер инде икенче баштагы лар капка булып, уенны дәвам иттерәләр.)

Чыганаклар

үзгәртү