Ак, димә, кара, димә (уен)

Ак, димә, кара, димәтатар халык уены, балаларның уйлау сәләтен үстерә, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияли.

Ак, димә, кара, димә

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар тезелеп утыралар. Санамыш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» сүзләрен әйтмәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:

— Синең күлмәгең нинди, акмы?

— Кызыл.

— Синең аягыңда туфлимы?

— Итекләр.

— Сөтнең төсе нинди? һ. б.

Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:

«Ак», димә, «кара», димә,

Башыңны түбән имә.

«Әйе», димә, «юк», димә,

Көлмә, елмайма.

Искәрмә: бу уенны ике кеше дә уйнарга мөмкин. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм сораучы шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерергә тырыша:

Әйе-юкны әйтмәскә,

Ак-карага тимәскә,

Өч миллион акчаң булса

Нишләр идең?

Чыганаклар үзгәртү

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар үзгәртү