Актаныш районы флагы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы флагы — муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Флаг 2005 елның 10 декабрендә расланган[1] һәм теркәү номеры 2625 булган Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 71 нче номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.[2]

Актаныш районы флагы
Нигезләнү датасы 2005
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Актаныш районы

Тасвирлама үзгәртү

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тәңкәсыман бөгелгән сызыклар белән өч — күк (тукыма киңлегенең 5/16 өлеше киңлегендә), ак (тукыма киңлегенең 1/9 өлеше киңлегендә) һәм яшел буйларга бүленгән туры почмаклы тукыма; күк буйда — ике акчарлак арасында сары кояш, яшел буйда сары башаклар көлтәсе сурәтләнгән».[3]

Символиканың нигезләнүе үзгәртү

Флаг Актаныш районы гербы нигезендә эшләнгән, ул символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең географик һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

Балкып күтәрелеп килүче Кояш районның урнашу урынын символлаштыра — район Татарстан Республикасының Көнчыгыш читендә били. Җирле халык таңны беренче булып каршы ала. Кояш — озын гомер, активлык, көч, хезмәт сөючәнлек символы.

Ике акчарлак һәм ак дулкынлы буй су ресурсларының аерым ролен күрсәтә — район чикләренең күп өлеше Агыйдел, Ык, Сөн, Түбән Кама сусаклагычлары ярлары буенча уза. Ак төс (Көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Районның хуҗалык тормышы Флагта унике башаклы көлтә белән чагылдырылган. Район икътисадының нигезе — авыл хуҗалыгы. Биредә азык-төлек һәм техник культураларның күп төрләрен генә үстереп калмыйча, эшкәртү предприятиеләре дә үсеш алган. Унике башак — елның 12 ае, аллегорик рәвештә тулы еллык авыл хуҗалыгы циклы. Башаклар белән шулай ук бер район территориясе белән берләшкән авыл округлары да күрсәтә. Көлтә — уңдырышлылык, дуслык, уртак мәнфәгатьләр, ныклык символы.

Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт символы.

Яшел төс — сәламәтлек, табигать, тормыш үсеше символы.

Зәңгәр төс — намус, зыялылык, рухи байлык символы.

Моны да карагыз үзгәртү

Актаныш районы гербы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Решение Совета Агрызского муниципального района Республики Татарстан от 01.08.2006 № 7-5 «О флаге муниципального образования „Агрызский муниципальный район Республики Татарстан“»
  2. Внесён в Государственный геральдический реестр Республики Татарстан под № 27
  3. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү