Актаныш районы гербы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы гербыАктаныш районы муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Герб Актаныш муниципаль районы Советының 5 нче номерлы карары белән 2005 елның 10 декабрендә расланган.[1]

Актаныш районы гербы
Нигезләнү датасы 10 декабрь 2005
Сурәт

Герб 2161 теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 26 нчы номер белән кертелгән.

Гербның тасвирламасы «Яшел җирлектә алтын, шундый ук тасма белән бәйләнгән көлтә; киң өске, тәңкәсыман көмеш тасма белән каймаланган сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) өлештә ике ягында күтәрелгән канатларын җәеп аңа каршы очучы көмеш акчарлаклар урнаштырылган, эченнән чыккан нурлары киңәеп киткән күтәрелеп килүче яктыртучы кояш».[2]

Герб символикасы үзгәртү

Актаныш районы гербы символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең географик һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.

 
Актаныш районына герб төшерелгән юл күрсәткеч

Чыгып баручы Кояш районның урнашуын символлаштыра — ул Татарстан Республикасының Көнчыгыш читендә урнашкан. Җирле халык таңны беренче булып каршы ала. Кояш-озын гомер, активлык, көч, хезмәт сөю символы.

Ике акчарлак һәм көмеш төсендәге дулкынлы буй су ресурсларының аерым ролен күрсәтә: район чикләренең байтак өлеше Агыйдел, Ык, Сөн елгалары буйлап, Түбән Кама сусаклагычы ярлары буйлап уза. Көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Районның хуҗалык тормышы гербта унике башаклы көлтә сурәтендә чагыла. Район икътисадының нигезе — авыл хуҗалыгы. Биредә азык-төлек һәм техник культураларның күп төрләрен генә үстереп калмыйча, эшкәртү предприятиеләре дә үсеш алган.

Унике башак, аллегорик рәвештә, унике айны — еллык авыл хуҗалыгы циклын күрсәтә. Башаклар белән шулай ук бер район территориясе белән берләшкән авыл округлары да күрсәтелгән. Көлтә — уңдырышлылык, дуслык, уртак мәнфәгатьләр, ныклык символы.

Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт символы.

Яшел төс — сәламәтлек, табигать, тормыш үсеше символы.

Зәңгәр төс — намус, намуслылык, рухият символы.

Герб тарихы үзгәртү

Актаныш районында гербны раслаганчы, лалә чәчәге, аның фонында башаклар, нефть каланчасы, горизонт өстендә чыга торган кояшлы су пейзажы төшерелгән район эмблемасы бар иде. Аста — «Актаныш» язуы. Герб эмблеманың нәфис композициясен тәшкил итте.

Хәзерге вакытта гамәлдә булган гербны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә Россия геральдистлары составында башкарылды: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Энгель Фәттахов (Актаныш) һәм Фаил Камаев (Актаныш) катнашында.

Моны да карагыз үзгәртү

Актаныш районы флагы

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү