Аксу китапханәсе (Буа районы)

Татарстан Республикасының Буа районы Аксу авылы китапханәсе

Аксу авылында беренче китапханә 50нче еллар башында оеша. 1954нче елның июль аенда клуб мөдире Сибгатуллин Шәйхи клуб китапханәсендәге китапларны китапханә мөдире итеп билгеләнгән Ахметшина Гөләндәмгә тапшыра. Ул вакытта китапханәнең китап фонды кайбер күрсәтмәләр буенча 1144 данә була. 1955нче елдан китапханә белән Еремеева Фәридә җитәкчелек итә.Аның күрсәткечләре буенча 1955нче елның 1нче январенә китап фонды 1754 данә була. 1956нчы елның 1нче январеннан китапханә белән Нафикова Ркыя идарә итә, китап фонды-2377. 1957 нче елның декабрь аеннан 1959нчы елга кадәр Исламова Венера эшли.1960нчы елдан 1961нче елның февраленә кадәр китапханәче булып Салахова Рәмзия эшли, китап фонды-4895данә. Шушы вакыттан авылда китапханәнең эшчәнлеге белән беррәттән китап кулланышы да үсә башлый. Китап фонды 5000гә җитә.1961нче елның февраленән 1965нче елга кадәр китапханәче хезмәтен Ахметова Илсөяр башкара. 1965-2004нче елларда китаханә белән Нургалиева Әлфия Солтан кызы идарә итә. Әлфия Солтан кызы читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлый. 2004нче елның 8нче гыйнвареннан Аксу авыл китапханәсендә (филиал №5) китапханә мөдире булып Нургалиева Фәридә Җәүдәт кызы эшли.

Аксу китапханәсе
Дәүләт  Казакъстан

Китапханә фондында 12416 данә китап. Бүгенге көндә китапханә авыл халкына һәм Аксу урта мәктәбе укучыларына актив хезмәт күрсәтә.Китапханә һәр елны татар һәм рус телләрендә чыга торган газета-журналлар белән тулыландырыла. Китапханәдә “Укучы почмагы”, “Белешмәләр почмагы”, “Балалар почмагы”, “Китап-белем чишмәсе” , “Тукай һәм Шәрәфләр”,”Бөек Җиңү даны сүрелмәс!” һәм башка исемдәге стендлар урнаштырылган. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Әкиятләр”, “Мәктәпкәчә яшьтәге һәм беренче сыйныф укучылары сезнең өчен”, “Татар язучылары балаларга” дигән аерым киштәләр булдырылган.

Китапханә бер үк вакытта информация һәм ял үзәге дә булып тора.Мәктәп укучылары һәм өлкәннәр белән төрле очрашулар, язучыларның юбилейларына багышланган кичәләр үткәрелә. Мәктәптә һәм мәдәният йортында төрле бәйрәмнәр, истәлекле даталарны оештыруда китапханә дә ярдәм итә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү