Аксения Посельская

беренче саха балеринасы, педагог

Аксения Посельская, Аксения Васильевна Посельская (сах. Аксения Васильевна Посельская, 1924 елның 24 декабре, СССР, РСФСР, Якут АССР, Чурапчы районы, Мельжехси ― 1983 ел, СССР, РСФСР, Якут АССР, Якутск) – беренче саха балеринасы һәм балет педагогы [1].

Аксения Посельская
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

сах. Аксения Васильевна Посельская

Туу датасы:

24 декабрь 1924(1924-12-24)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Якут АССР, Чурапчы районы[d], Мельжехси

Үлем датасы:

1983 ел(1983)

Үлем җире:

СССР, РСФСР, Якут АССР, Якутск

Һөнәре:

балет артисты

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР

Активлык еллары:

1942 ― 1983

Бүләк һәм премияләр:

«Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1924 елның 24 декабрендә Якут АССР Чурапчы районы Мельжехси (вариант: Диринг[2]) торак пунктында туган. 1941 елдан тәҗрибәле педагог-балетмейстер И. А. Каренин җитәкчелегендә классик бию һәм характерлы дәресләр белән шөгыльләнә башлый, шулай ук Якутск музыка-сәнгать училищесының хореография бүлегендә О. Г. Зимина, С. В. Владимировта укый[3]. 1942 елда ул эшләгән Дәүләт якут театры Якутск музыкаль-драма театры итеп үзгәртеп корыла, һәм октябрь башында театрда Бөек Ватан сугышында Гитлер Германиясе белән көрәшкә багышланган беренче балет кичәсе оештырыла[4].

1944 елның сентябрендә Якут АССРның Сәнгать эшләре идарәсе берничә артистны үзәк шәһәрләргә укырга җибәрергә карар итә. Аксения Посельская Зур театр каршындагы хореография училищесына җибәрелә, анда ул РСФСРның атказанган артисты Н. И. Тарасовта[d] укый. 1947 елның 29 июнендә Якутск музыкаль-драма театрында беренче якут балеты «Кыр чәчәге» куела[2], ул Җиңү символына әверелә[5]

1952 елның маеннан 1953 елның сентябренә кадәр Аксения Посельская ирен үтерүдә нигезсез гаепләү буенча тикшерү астында була[2]. Амнистиядән соң күпмедер вакыт Чурапчы районында укыта. 1956 елдан балетка әйләнеп кайта һәм Якутск музыкаль-драма театрында (хәзерге П. А. Ойунский исемендәге Саха академия театры) иҗат итә, аннары 1960 елдан 1964 елга кадәр шул ук театрның балет труппасының беренче педагог-репетиторы булып эшли. 1959―1961 елларда Посельская Мәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыка театрында стажировка уза[4].

1966 елда Якутск республика мәдәни-агарту училищесында Аксения Посельская катнашында хореография бүлеге ачыла, анда ул бүлек мөдире, шулай ук гомеренең ахырына кадәр классик бию һәм композиция педагогы булып эшли.

1983 елда Якутск шәһәрендә вафат була.

Хәтер үзгәртү

  • 2004 елда Якутск хореография училищесы «А. В. Посельская исемендәге Якутск хореография училищесы» дип атала[6], 2011 елның 9 сентябрендә Саха (Якутия) Республикасы Президенты Е. А. Борисовның 900нчы номерлы Указы белән ул «Аксения һәм Наталья Посельскаялар исемендәге Якутск хореография училищесы» итеп үзгәртелә[7]..
  • Ел саен Якутск хореография училищесының иң яхшы студентларына А. В. Посельская исемендәге стипендия түләнә.
  • М. З. Сивцева тарафыннан тупланган «Аксения Посельская» исемле истәлекләр китабы чыккан (1995).
  • «Нам не дано предугадать…» ― И. Феоктистов китабы.
  • «Аксения Посельская — балерина» ― Н. Посельская китабы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1958 елның 15 гыйнварында «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнгән[8].

Гаиләсе үзгәртү

Ире Семён Сюльский[d] (Сюльскай, Алексеев, 1908―1952), Якут АССР мәгариф министры (1946–1950). А. В. Посельская белән очрашканчы, Сюльский өйләнгән булган һәм ике ул үстергән[2].
кызы Наталья Посельская[d] (1946–2011), балерина, педагог, хореограф [9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Аксения Посельская - театральный деятель, актриса. Кино-Театр.Ру(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Варвара Корякина. Первый "Полевой цветок" якутского балета. 1sn.ru, 11.07.2018(рус.)
  3. Становление и развитие хореографического образования в Республике Саха (Якутия).
  4. 4,0 4,1 Якутский балет в годы Великой Отечественной войны: Аксения Васильевна Посельская. әлеге чыганактан 2021-09-26 архивланды. 2024-02-08 тикшерелгән.
  5. Первый «Полевой цветок» якутского балета.
  6. Якутская балетная школа (колледж) имени Аксении и Натальи Посельских
  7. Текст Указа 2015 елның 28 сентябрь көнендә архивланган. на портале «Право.ru»
  8. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 15 января 1958 года «О награждении орденами и медалями СССР работников литературы и искусства Якутской АССР».
  9. Алисия Пак. «Роль якутского балета в истории моей семьи». Образовательная социальная сеть(рус.)

Сылтамалар үзгәртү