Аксак мәчетатар балалар драма уены.

Аксак мәче
Уенчылар саны
I вариант — 7 дән күбрәк;
II вариант – 5 тән күбрәк;
III вариант – 5 тән күбрәк.
Уйнау урыны
I вариант — өй;
II вариант – өй;
III вариант – ишегалды, урам.
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

I вариант үзгәртү

Арадан бер кыз «ана» итеп билгеләнә, тагын арадан 2—3 бала аның «кызлары» булалар. Калган балаларга ашамлык исемнәре кушып, «май», «ипи», «каймак», «гөбәдия» һәм башка исемнәр белән атап, әлеге «ана» аларны базга «төшереп» бикләп, «олы кызы»на бер зур ачкыч тоттыра да әйтә:

— Менә сиңа ачкыч, мин базарга китәм, өйне нык кара, морҗаңны ябып, ишек, тәрәзәләреңне бикләп утыр. Аксак мәче килеп, сөт-майны ашап китмәсен, — ди дә чыгып китә.

Арадан бер бала «Аксак мәче» булып читтә торган була. Менә ул аксап-туксап килеп, саклаучы кыз янына килә дә ишек кага башлый:

— Тук, тук,тук!

— Кем бар?

— Мин — Аксак мәче.

— Әни ачарга кушмады.

— Морҗагыздан керермен.

— Корымга буялырсың.

— Тәрәзәгездән керермен.

— Пыяла кадалыр.

— Идән астыгыздан керермен.

— Күсе тешләр.

— Ишегеңнән керермен.

— Шырпы кадалыр.

«Аксак мәче» хәйләгә керешә:

— Мин киттем, әнә әниең кайта, чыгып каршы ал! — дип киткән була да бер якка поса. Кыз аның хәйләсенә алданып, әнисен каршы алырга дип, өйдән чыгып йөгерә.

«Аксак мәче» (поскан җиреннән чыгып, тиз генә өйгә керә. Ачкычны куйган җирдән алып, «базга» төшә): Кайда майлары? Әһә! Менә икән! («Май» кушаматлы баланы алып чыгып китә.)

Бу вакытта чынлап та кызларның «ана»лары да кайтып җитә. «Олы кызы» белән өйгә керә. Өйдәге балалары:

— Әни, ачыктык, базга төш, — диләр.

Аналары:

— Бар, олы кызым, төш.

Олы кыз:

— Мин төшәргә куркам, анда караңгы. Аналары:

— Күрше хатыннан лампа алып чык. Олы кыз күршегә кереп чыга да:

— Өйләре бикле, лампа сорый алмадым. Ул базга ничек итеп төшим? — ди.

— Ат белән төш.

— Ат тибә.

— Сыер белән төш.

— Сыер сөзә.

— Эт белән төш.

— Эт өрә.

— Әйдә алайса икәү төшик, кызым, — дип, «әнисе» «кызы» белән базга төшә. Әйберләрне бер кат карагач:

— Ә мондагы май кая? — ди.

— И, Аксак мәче килгән иде, шул алып киткәндер.

«Анасы» балаларын ашаткач, тагын китәргә уйлый, «кызның» башына төеп, тагы морҗа, тәрәзәләрне бикләп утырырга куша:

— Берүк Аксак мәчене кертәсе булма! — дип чыгып китә. Ул китүгә, «Аксак мәче» тагын килеп тукылдата башлый.

Үткәндәге бөтен хәйләләрен корып, тагын берәр ашамлыкны алып китә. Шулай «баздан» бөтен ашамлыкны да алып бетергәч, ахырында:

— Әйдә, әниең кайтты, чык, — дип, «кызны» чыгарып, аны да алып китә һәм ал арны «чебигә» әйләндереп, тылсымлап ябып куя.

«Анасы» кайтып, бернәрсә дә калмаганын сизгәч, бу эш «Аксак мәче» эше икәнен белеп, аңарга килә:

— Минем балаларымны күрмәдеңме? — дип сорый. «Аксак мәче»:

Мин аларны болында көтүләр арасында күргән идем, дип алдалый. «Аналары» аларны эзләп болынга китә. «Балалары» кош булып кулларын күтәргәләп, аяк очларына басып, чебиләрчә кагынып, аның артыннан җилпенеп калалар, үзләрен ничек тә таныта алмыйлар.

Аналары болынга төшеп карый да, аларны тапмагач, тагын «Аксак мәче»гә килеп:

— Анда юк, тапмадым, — ди. «Аксак мәче»:

— Әнә күлдә алар, аккош булып йөзәләр, — дип, тагын аны алдалап җибәрә. «Балалары» тагын аның артыннан тыпырдатып, кагынып калалар. «Аналары» күлдән әйләнеп кайта да «Аксак мәче»гә:

— Анда юк, алар синдә генә. Хәзер үк табып бир, югыйсә ерәм дә чебиләреңне алып китәм, — ди.

«Аксак мәче» куркып, аңардан котылыр өчен:

— Каңгырап йөрмә, бар, өеңә кайт, яхшы карчык булсаң, ъяулыгыңны җәй дә, алдыңа бодай сибеп, чип-чип дип тик ыр, бары да яныңа җыелыр, — ди. «Аналары» өенә кайтып, ашъяулык җәеп, алдына бодай сибеп, чип-чип дип чакыруына, бөтен балалары:

— Әни, без монда... — дип, урыннарыннан сикерешеп чыгалар да «Аксак мәчене» куып алып китәләр. Аны тотып кыйныйлар, туныйлар да «тиресен» әниләренә алып кайталар.

II вариант үзгәртү

Бу уенда катнашучыларның берсе «Аксак мәче» була. Ул башкалардан читкәрәк китеп, үзенә «өй» ясый. Ә калганнардан «әни кеше» һәм «кызы» билгеләнеп, башка уйнаучылар ризыклар: ипи, катык, сөт, каймак һ. б. булып, үзләренә баз кебек урын ясап, шунда утырып торалар. Аларның хуҗалары «әни» белән «кыз» була.

Әнисе кызына я «мин җиләк җыярга барам» дип, я «су буена төшәм» дип чыгып китә. Моны «Аксак мәче» тыңлап тора. Әни киткәч, «Аксак мәче» килә дә ишек шакый. Кыз йөгереп чыга. Шунда «Аксак мәче» ялганларга тотына. «Җиләк җыярга киткән әниеңне урманда бүре ашаган», дип, ә башка җиргә ситкән булса, башкача алдый. Кыз «ышана», елый-елый әни-ен эзләргә йөгерә. «Аксак мәче»гә шул гына кирәк тә, ул базга төшеп я сөтне, я ипине, я башкасын эләктереп, өенә элдертә. Кыз әнисен эзләп таба да, елый-елый, мәченең сүзләрен сөйләп бирә. Әнисе кызны юата һәм өенә алып кайта. Кыз бик талчыккан була, аның ашыйсы килә һәм ул әнисеннән ипи сорый. Әнисе: «Баздан төшеп ал!» — ди. Кыз: «Куркам мин, анда тычкан бар», — ди. Әнисе үзе төшә һәм ипинең булмавын күрә. Кызыннан сорый. Кызы: «Берсәген үзем ашадым, берсәген каргаларга ашаттым», — ди. Әнисе моның өчен кызын орыша.

Иртәгесен тагын «әни» берәр җиргә чыгып китә. «Аксак мәче», шулай көн саен килеп, баздагы ризыкларны ялганлап өенә ташып бетерә. Әни кеше аптырагач кызына: «Әйдә, кызым, «Аксак мәче»ләргә барып кайтыйк әле, ул безнең ризыкларыбызны ташып бетергәндер», — ди, һәм кызны кулыннан тотып, «Аксак мәче» өенә алып китә. Барып җиткәч, «Аксак мәче»дән ризыкларын сорыйлар. Ул тагын ялганлый: «Миндә юк», — ди. Әни кешенең ачуы килә һәм ул, «Аксак мәче»нең «койрыгыннан тотып, алып бәрә» һәм ризыкларын кереп ала Алар «ризыклар» белән елашалар да өйләренә кайтып китәләр.

Уен бетә.

III вариант үзгәртү

Балалар арасыннан берсе ана, берсе баш бала, берсе аксак мәче, калганнары балалар була. Балалар бер урынгарак тезләнеп утыралар.

Ана Аксак мәче юк микән дип, тирә-якны карап чыга да (Аксак мәче бу вакытта яшеренеп тора): «Балаларым, мин елгага кер юарга барам, беркемгә дә ишек ачмагыз», дип чыгып китә.

Аксак мәче килеп ишек шакый:

Дөбер-дөбер... Баш бала:

— Кем бар?

— — Мин — күршегез. Әниегезгә кер юышкан идем, берегез не кер күтәрешеп кайтырга чакырды...

Баш бала алданып ишекне ача. Аксак мәче бер баланы алып китә.

Ана кайта, балаларын санап карый. Берсе чыкмый.

— Кая берегез? Әбиләргә китте.

Ана әбиләргә барып карый:

— Анда юк бит, кайда?

— Урманга җиләк җыярга китте. Ана урманга барып карый.

— Анда да юк, кая иттегез?

— Аксак мәче алып китте.

— Ник бирдегез, әйттем бит, ачмагыз дип.

Ана тагын кер юарга китә. Тагын Аксак мәче килеп, бер баланы алдалап алып китә. Уен барлык балаларны да алып киткәнче шушы рәвештә дәвам итә.

Ана берүзе утырып калгач, елый башлый. Аксак мәче килә:

— Ник елыйсың?

— Балаларым югалды.

— Әйдә безгә, юкка кайгырма, мунча кертермен үзеңне.

— Сезнең этләрегез күп.

— Юк, безнең этләр юк, мин аларны кайсын кая чыгарып җибәрдем инде.

— Барыйм алайса.

Ана мунчага керә. Юына, киенә дә кайтырга чыга. Шул вакыт аның балалары эт булып аның өстенә ябырылалар (Ак-ак мәче аларны эткә әверелдергән була). Аксак мәче сорый:

— Бу эт кай җиреңне тешләде, — ди... Барлык этләрнең дә кай җирен тешләвен сорап чыга. Ана елый-елый кайтып китә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.