Акбаш авылы мәктәбе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Акбаш авылы мәктәбе
Ютазы районы Акбаш мәктәбенең тарихы XIX гасыр ахырыннан башлана. Чама белән ул елларны 1897-1898 еллар дип санарга нигез бар. 1900 елда Акбаш авылында ачылган беренче мәктәп-мәдрәсә элек янгын депосы урнашкан урында агачтан төзелгән бина булган. Укытуны Хафиз мулла алып барган. 1906 елда таштан яңа мәдрәсә төзелгән. 1914 елда, авылның алдынгы карашлы кешеләре башлангычы белән яңа мәктәп ачылган. Аның беренче укытучысы - Гайшә Мусина-Якупова. Бу мәктәптә сыйныфларга бүлеп укыту булмаган: кечкенәләр дә, урта яшьтәгеләр дә бер сыйныф бүлмәсендә утырып укыганнар. Дәресләр иртәнге сәгать сигездән көндезге уникегә кадәр, бернинди тәнәфесләрсез уздырылган. Укытучы Гайшә Мусина-Якупова аена 20 сум хак алган, аны укучыларның әти-әниләре түләгән. Мәдрәсәнең төп максаты – балаларны укырга-язарга өйрәтү булган, чөнки Беренче Бөтендөнья сугыш барган еллар – укымышлы кешеләргә мохтаҗлык үскән чор. Мәктәп-мәдрәсәдә китап-дәфтәрләр булмаган, ләкин һәрбер укучы кечкенә такта йөрткән, шунда язарга өйрәнгәннәр. Язарга өйрәнү гарәп алфавиты нигезендә алып барылган, укучылар Коръән өйрәнгәннәр, атнага бер мәртәбә намаз уку дәресләре булган. Дөньяви эчтәлектәге фәннәрдән җәмгыять белеме, арифметика, табигать белеме укытылган. Мәктәп-мәдрәсәдә төрле елларда Гайшә Мусина –Якупованың сеңлесе Фатыйма Мусина, Мәрьям Касыймова, Зәки мулла, Хөҗҗәт мулла укыткан.


1918 елда Акбаш авылында беренче Совет мәктәбе ачылган. Ул аерым йортта урнашкан (башта Гыйльфанов Сабирҗан ихатасында, яңадан Ахмадышин Шамил яшәгән йорт урынында). Дин сабакларыннан аерылган, яңача укытуган корылган мәктәпнең беренче укытучысы Шәйхезаман Исмәгыйлов булган.


1923 елда Акбашта беренче дүртеллык мәктәп эшли башлаган. Мәктәптә 4 сыйныф, әмма сыйныфтан – сыйныфка күчүнең төгәл тәртибе кертелмәгән – яхшы укыган балалар ел уртасында да бер класс югары күтәрелә алганнар. Күп тә үтми, 4 еллык мәктәп базасында 7 еллык мәктәп оештырыла. Аның беренче чыгарылышы 1933-1934 елларда була. Укучылар: Нургалиева Җәмилә, Хәбипов Зариф, Хәбипова Фәһимә, Хөснетдинова Шәмсия, Гайфуллина Сәхипкамал.


Акбаш җидееллык мәктәбенә күрше Ташлы, Кызыл – басу, Кызыл-кичү, Мортаза, Ишморат, Кызыл-флаг авылларыннан укучылар йөреп укыганнар. (Бүгенге көндә Ташлы авылыннан кала, бер авыл да исән түгел). Җитмешенче елларда мәктәптә 300 дән артык укучы укыган, шулардан 100 укучы интернатта яшәгән. Бари Тахау улы Хәлфин директорлык иткән елларда башкарма комитетның ат сараен алып, спорт залы сафка бастырылган. Бу район авыл мәктәпләре арасында беренче проект булган. Соңрак спорт залының бер башына мәктәп һәм интернат өчен ашханә төзелгән.


Балаларның актив эшчәнлеген алып баруда октябрят, пионер, комсомол оешмаларының роле зур булган. Акбаш мәктәбе дружинасы Зоя Космодемьянская исемен йөрткән. 8 пионер отряды, 2 комсомол группасы, 3 октябрят группасы булган. Дружина девизы : “Ватан һәм кеше йөрәгендә Ленинга бирелгәнлекне эшебез белән күрсәтәбез!” Дружинада 4 алдынгы пионер отряды – Олег Кошевой, Павлик Морозов, Павел Корчагин, Валентина Терешкова исемендәге отрядлар булган. Һәр отряд “Һәрвакыт әзер!” маршы буенча эшләгән. 1995 елдан Акбаш мәктәбе урта мәктәп буларак эшли башлаган. 2006-2007 уку елында 9 еллык итеп үзгәртелгән. 2018 елдан – башлангыч мәктәп.


Төрле елларда мәктәп директоры вазифасын башкарган шәхесләр

  • 1953-1964 – Хәлфин Бари Тахау улы
  • 1964-1971 – Вахитов Фоат Абдулла улы
  • 1971-1980 – Йосыпов Әнвәр Нух улы
  • 1980-1986, 1992-1995 – Вәлиахмәтов Җәүдәт Фәтхулла улы
  • 1986-1987 – Миннуллин Мирхафиз Шәйнурза улы
  • 1987-1988, 1991-1992 – Рәшитов Рәсим Габделхак улы
  • 1988-1991 – Хөснетдинова Нәфисә Фаиз кызы
  • 1995-1997, 2005-2006, 2011-2013 – Закирова Флюра Шәһит кызы
  • 1997-1998 – Гыйззәтуллин Валерий Наил улы
  • 1998-2002 – Надыршин Илнур Әбүзәр улы
  • 2002-2005 – Миннеханов Илгиз Мәсәлим улы
  • 2006-2011, 2013-2018 – Баһаува Ләйсән Минефәрит кызы
  • 2018-2020 – Хаҗиева Гөлүсә Фирдәвес кызы


Бүгенге көндә мәктәпне Тимербаева Лилия Равил кызы җитәкли.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү