Акбашта тарихи вакыйгалар
Акбаш авылы кечкенә авыл булса да, тарихи вакыйгаларның күбесенә ул да узенең кечкенә өлешен керткән.
Ык үзәнендә пугачевчылар
үзгәртүЕмельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы Акбаш авылын урап узмаган. Чөнки бу вакытта инде авыл аша Уфа-Бөгелмә олы юлы үтә торган була. Юл Екатерина Икенче указы буенча төзелә. Юлны таштан салалар, ә балчыкны күлдән алалар. Бу чокырлар һәм юл бүгенге көнгәчә өлешчә сакланган.
Крестьяннар сугышы 1773 нче елның августында Җаек далаларында башланып, көз ахырына Ык буйларына кадәр килеп җитә. Ә ялган патша Петр Федоровичның (Пугачевның) манифесты Бөгелмә өязенә 23-25 нче сентябрьгә үк килеп ирешә һәм крестьяннарны чуалышларга чыгара. (Имамов В. Сәет-батыр. Пугачев восстаниесендә татарлар Яр Чаллы. 1994). Күрше өязләрдә дә чыгышлар булгалый. Мәсәлән, Тир өязендә крестьяннар чукынган алпавытның биләмәсен басып алалар. Казан губернаторы Брандт бу алпавытка татар-башкорт атлыларын җыярга һәм баш күтәргән крестьяннарга каршы чыгарга боера. Тик Тәвкилев атлылары Пугачев гаскәре белән беренче очрашуларда ук җиңеләләр. Кар һәм Фрейман исемле генераллары белән Тәвкилев Бөгелмәдә качалар. 400 атлыдан торган гаскәр җыеп, Фрейман 5 нче декабрьдә Тәвкилевне Ногайбәк крепостена баш күтәрүчеләрне бастырырга җибәрә. Тик әлеге отряд Кырым-Сарай һәм Акбаш авыллары арасында Пугачев ярдәмчесе Качкын Самаровның 600 җайдактан торган гаскәреннән җиңелә. Тәвкилев берничә ярдәмчесе белән Акбаш авылында яшеренеп өлгерә. (С.Миңлекәй үзенең китабында Тәвкилевнең чын тарихи йөзен ачмый.) Баш күтәрүчеләр аларны куып киләләр, кайбер йортларга ут төртәләр, Осип Тәвкилевне кулга алалар һәм 6 нчы декабрьдә җәзалыйлар.
Декабрь ахырына барлык баш күтәрүчеләр Муса Мостафин җитәкчелегенәдә берләшәләр. Пугачев М. Мостафинга старшина исеме бирә. Гаврила Давыдовның рус крестьяннары, Аит Уразмәтовның чуашлары, башкортлар, удмуртлар кушылгач, бу төбәктәге җайдаклар саны өч меңгә җитә. Алар арасында Акбаш авылының да уннарча батыр уллары була.
Генерал Фрейман, отрядында берничә мең казак булуга карамастан, Нугайбәк крепостена каршы походка чыгарга батырчылык итми.1774 нче елның башында губерна башлыклары Бөгелмәгә генерал-майор П. Голицынның гаскәрләрен тарта башлыйлар. 24 нче февральдә А. Ларионов җитәкчелегендә Казан дворяннарыннан торган корпус килеп тә җитә. Февраль башында генерал Голицын Нугайбәк крепостена Ильинның җәза отрядын җибәреп карый. Баш күтәрүчеләр аларны Кырым-Сарай, Акбаш, Сумароково авыллары янында җиңәләр һәм кире Бөгелмәгә чигенергә мәҗбүр итәләр. 1774 нче елның 6 нчы мартында гына баштан-аяк коралланган патша гаскәрләре Ык елгасының икенче ягындагы крепостьны алуга ирешәләр.(1)
Авыр вакытлар
үзгәртүСтолыпин реформасы җиргә бәяне өлешчә ныгыта. Тик Россиянең авыл хуҗалыгы үсеп китә алмый. Башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы, аннары революцияләр, гражданнар сугышы крестьян хезмәтенең бәясен төшерәләр. Революцион идеяләр безнең якларга авырлык белән үтеп керәләр. Гражданнар сугышы башлангач, күп ир-атлар сугышка киткәннәр. Авылда кызыллар һәм аклар арасында бәрелешләр булгалаган. Авыл кешеләре Кызыл Армиягә ярдәм күрсәткәннәр. “Сәнәкчеләр” восстаниесе вакытында авылда күп төрле вакыйгалар булган.
Ә менә легендар Чапаевның походлары турында шактый гына легендалар сакланган. Безнең авыл аркылы үткәндә, Чапаев отряды Ютазы-Акбаш юлы буендагы җир асты корылмаларына урнашкан. Бу корылмалар бүгенге көнгә кадәр сакланганнар һәм “землянка” дип аталалар. Чапаевның легендар 25 нче дивизиясе Оренбург якларыннан килә. Колчак гаскәрләрен кысрыклап, алар Кәрәкәшле авылына кадәр килеп җитәләр. 1919 нчы елның 14 нче маенда 220 нче полк Кәрәкәшле авылына керә, 221 нче полк Ташлыда урнаша. Ык елгасын кичеп, алар Колчак армиясен Уфа ягына куалар(1).
Тыныч 1920 нче ел җитә. 10 нчы январьда Кәрәкәшле һәм Акбаш авылларында беренче партия ячейкалары оештырыла. Кечкенә генә төркемнәр булсалар да, авылдашларының язмышларын язарга, үзгәртергә тиеш булалар алар.
Көрәш дәвам итүгә карамастан, Акбашта Совет власте урнаша. Халык яңача яшәү шартларына күнегә башлый.
Чыганак
үзгәртү- Марсель Гарипов. “К 15 летию Ютазинского района” материалы;
- Камаева Г.Р. “Туган як тарихы – серле дөнья...” районкүләм туган якны өйрәнү бәйгесенә әзерләнгән эзләнү-тикшеренү эше