Айтуган Госманов

Айтуган Госманов, Айтугáн Гáриф улы Госмáнов (19.09.1920, Казан - 01.10.1996, Казан) - җылылык физикасы белгече, техник фәннәр докторы (1960), профессор, ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1968, 1975), Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт премиясе лауреаты (1994)

Айтуган Госманов
Туган телдә исем Айтуган Гариф улы Госманов
Туган 19 сентябрь 1920(1920-09-19)
РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 1 октябрь 1996(1996-10-01) (76 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим-физик
Балалар улы Рөстәм, кызы Ас(и)я
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Почет ордены (РФ)
Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе
РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе

Биография үзгәртү

1920 елның 19 декабренда Казан шәһәрендә туган. Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Я. М Свердлов исемендәге заводта (Дзержинск шәһәре, Горький өлкәсе) эшләгән. Казан химия-технология институтында җылылык техникасы нигезләре кафедрасы җитәкчесе булып эшләгән (1953-1995), 1958-1959 елларда механика факультеты деканы, 1959-1962 елларда ректор. Профессор Г. К. Дьяков (1907-1953) шәкерте. 3 уйлап табуга авторлык таныкнәмәсе иясе. «Тепло- и массообмен в химической технологии» (тат. Химик таҗһизатта җылы һәм күләм алыштыру) җыентыгының баш мөхәррире. 1996 елның 1 октябрендә Казан каласында вафат булган.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Гыйльми хезмәтләре җылылык һәм масса алмашуга, газга охшаган һәм сыек органик катнашмаларның җылылык физикасы үзенчәлекләре, фаза әверелешләре вакытында җылылык алмашу процесслары буенча язылган. Статик физика методлары һәм мәгълүмат теориясе нигезендә яңа фәнни юнәлеш — молекуляр күчерү процессларына охшашлык юнәлешен эшләгән. «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖдә химия технологияләренең теоретик нигезләрен эшләгән һәм бутилкаучук, пропилен оксиды һәм стирол җитештерүне камилләштергән өчен ТР Дәүләт премиясенә лаек булган (1994)[1].

Буләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

  • Усманов, А. Г. Обобщение опытных данных по процессам переноса в газах: Автореферат дис. на соискание ученой степени доктора технических наук / Акад. наук СССР. Энергет. ин-т им. Г. М. Кржижановского. М., 1959. 24 с. (тат. А. Г. Госманов, «Газларда кучеру буенча сынауларның мәгълүматын гөмүмиләштерү: диссертациянең авторефераты техник фәнни докторы гыйльми дәрәҗәсе алу өчен» / СССРның фәнни Академиясе, М. Крижановский исемендәге Энергетик институты, 1959 ел.)
  • Н. X. Ахунов, К. Б. Панфилович, А. Г. Усманов, «Экспериментальное исследование излучательной способности при повышенных давлениях», ТВТ, 9:4 (1971). (тат. А. Г. Усманов, «Кутәрәнке басу вакытында сибү сәләтлеген эксперименталь тикшерү», югары температураның җылыфизикасы (ЮТҖ), 9:4, 1971 ел.)
  • А. А. Сагдеев, А. М. Низамов, Н. X. Ахунов, А. Г. Усманов, Л. С. Яновский, «Радиационные свойства паров тяжелых углеводородов», ТВТ, 28:6 (1990). (тат. А. А. Сагдеев, А. М. Низамов, Н. Х. Ахунов, А. Г. Усманов, Л. С. Яновский, «Авыр углеводородлар парының радиацион үзлекләре», югары температураның җылыфизикасы (ЮТҖ), 28:6, 1990 ел.)
  • В. А. Аляев, В. Н. Ветошкин, А. Г. Усманов, Л. С. Яновский, «Радиационно-кондуктивный перенос энергии в жидких углеводородных теплоносителях», ТВТ, 28:6 (1990). (тат. В. А Аляев, В. Н Ветошкин, А. Г. Усманов, Л. С Яновский, «Сыек углеводородның җылы йөртүчеләрендә радиацион-кондуктив энергиянең кучерүы», югары температураның җылыфизикасы (ЮТҖ), 28:6, 1990 ел.)
  • Ф. М. Гумеров, А. Н. Сабирзянов, Р. Н. Максудов, А. Г. Усманов, «Температуропроводность неквантовых инертных газов в широкой окрестности критической точки», ТВТ, 31:4 (1993). (тат. Ф. М Гумеров, А. Н Сабирзянов, Р. Н. Максудов, А. Г Усманов, «Критик ноктасының киң тире-ягында квантсез инерт газларның температурын үткәрүчәнлеге», югары температураның җылыфизикасы (ЮТҖ), 31:4, 1993 ел.)[1].

Хәтер үзгәртү

2015 елның 19 июнендә КНИТУның төп корпусында профессор А. Г. Госмановка мемориаль такта ачылган[2].

Сылтамалар үзгәртү

  • [1]
  • Обобщение опытных данных по процессам переноса в газах — Усманов А.Г. — издание: 1959
  • Усманов Айтуган Гарифович: Библиографическая справка 1920-1996.
  • Айтуган Усманов
  • Усманов Айтуган Гарифович : Библиограф. справка: 1920—1996 / Казан. гос. технол. ун-т. Казань: Новое Знание, 2000. 27 с.
  • Выпускники — гордость Казанского технологического университета: краткий биографический справочник. Казань: Бутлеровское наследие, 2009. 524 с.
  • Татарская энциклопедия. Т.6. Казань, 2014.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү