Әхмәтшин Айрат Әкрәм улы (1949 елның 4 декабре, Уфа, ССРБ) — курчакчы актёр, режиссёр һәм педагог. Россиянең (2004) һәм БАССРның (1985) Халык артисты, Россия Федерациясенең (1991) һәм БАССРның (1978) атказанган артисты.

Айрат Әхмәтшин
Туган 4 декабрь 1949(1949-12-04)[1] (74 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре актёр

Тормыш юлы үзгәртү

Әхмәтшин Айрат Әкрәм улы 1949 елның 4 декабрендә Уфада туган. Әтисе Әкрам Әхмәтгәрәй улы, Бөек Ватан сугышы башланганда Ленинград хәрби округында хезмәт итә. Әнисе, Евдокия Яковлевна блокадалы Ленинградта өч кечкенә бала белән кала, аннан аларны тылга «Тормыш юлы» буенча алып китә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1966 елдан Айрат Әхмәтшин Башкорт курчак театрының рус труппасында сәхнәне монтажлаучы, аннары артист булып эшли.

Режиссёр буларак 1984 елда Орловның «Алтын чебиләр» спектакле белән дебют ясый. Г. Б. Остерның «Аулак тыкрыклар буенча кисәкләр» (1990), Е. Я. Тараховскаяның «Чуртан кушуы буенча» (1997) спектакльләрен куя.

Артист һәм режиссер булып эшләгәндә үк укуын дәвам итә. 1991 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (Г. Г. Гыйләҗев курсы), 1994 елда — Сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләрен яңадан әзерләү буенча Россия институтын (Мәскәү, 1994; 80 нче елларда Мәскәүгә күчеп килгән һәм анда «Тылсымлы лампа» курчак театрын оештырган В. М. Штейн курсы) тәмамлый.

Айрат Әхмәтшин 1991—1994 елларда һәм 2011 елдан Башкорт курчак театрының баш режиссёры булып эшли. 1987—1998 елларда Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.

1980 елдан Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Хәзерге вакытта актёрлык осталыгы һәм курчак ясау буенча мастер-класслар бирә.

Спектакльләрдә рольләр үзгәртү

Спектакльләрдә түбәндәге рольләрне башкаручы: Сабир һәм Тарахан (С. В. Волков Кривушиның «Алтын роза»сында; дебют, 1966), Лис Лаврентий (У. Дюланың «“Үрдәкләр йортының" сере»), Кощей (Н. В. Гернетның «Бака патша кызы»), Джоль король (В.Фильпот әсәре), Бүре (В. Н. Орловның «Алтын чебиләр»), Фәрештә Иблис (И. В. Штокның «Илаһи комедия»), Курчак (М. Кәримнең «Утны ташлама, Прометей!» әсәреннән Гермес), шулай ук «тере план» рольләрдә: Ч. Т. Айтматовның повесте буенча А. Б. Барановның «Ак пароход»ында Әти һәм Кулубәк, Кинес (Аристофанның «Лисистрат»), Диктатор (М. Кәримнең «Диктаторга ат»)[2].

Бүләкләр үзгәртү

  • ССРБда Польша (1976) һәм Венгрия (1979) драматургиясе фестивальләре дипломанты.

Әдәбият үзгәртү

  • Самигуллина Р.А. От Петрушки к Прометею. Уфа, 1994.
  • Заяц Ю. В., М.С.Фаттахутдинова. АХМЕТШИН Айрат Акрамович 2020 елның 8 июль көнендә архивланган. // Башкирская Энциклопедия / Пред. науч.‑ред. совета и гл. ред. М. А. Ильгамов. — ГАУН РБ “Башкирская энциклопедия”, 2019. — ISBN 9785881853068.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  2. Айрат Ахметшин. әлеге чыганактан 2013-12-02 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү