Айрат Төхвәтуллин
Айрат Төхвәтуллин, Айрат Рәшит улы Төхвәтуллин (рус. Айрат Рашитович Тухватуллин, 1976 елның 22 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― россияле театр эшлеклесе, 2024 елның 29 февраленнән Түбән Новгород опера һәм балет театры директоры, 2020–2022 елларда Ф. Г. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры директоры[1].
Айрат Төхвәтуллин | |
Туганда бирелгән исеме: |
Айрат Рәшит улы Төхвәтуллин |
---|---|
Туу датасы: |
22 сентябрь 1976 (48 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
театр директоры |
Гражданлыгы: |
СССР |
Активлык еллары: |
1995 - х. в. |
Айрат Тухватуллин |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1976 елның 22 сентябрендә Казанда туган[2]. 1993 елда Казанның Ж. А. Зайцева исемендәге 122нче гимназиясен, 1998 елда ГИТИСның продюсерлык факультетын «Сәхнә сәнгате менеджеры» белгечлеге буенча тәмамлаган [3].
«Гранд Гала Продакшн» төбәк иҗтимагый оешмасында баш администратор, балет төркеме администраторы булып эшли. Ул чорның иң әһәмиятле гамәлгә ашырылган проектлары булып Илзе Лиепаның[d] иҗат кичәсен оештыру һәм үткәрү (1995); Парижда ЮНЕСКО штаб-фатирында «Рус балеты йолдызлары» программасының хәйрия концертын оештыру һәм үткәрү (1997); Россия шәһәрләре һәм дөнья илләре буенча «Илзе Лиепа һәм Рус балеты йолдызлары» программасының гастроль турларын үткәрү; Зур театрда Гранд Опера театры йолдызлары катнашында «Нанси һәм Лотарингия дәүләт балеты» гастрольләре тора.
1999―2007 елларда ― «Театр вакыйгалары фабрикасы» коммерцияле булмаган партнерлыгы, соңрак «М. Горевой җитәкчелегендәге театр»ның генераль директоры, гамәлгә куючысы, анда Михаил Ефремов[d], Дмитрий Харатьян[d], Александр Балуев[d], Гоша Куценко[d] һәм башка күп кенә йолдызлар уйный[4].
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан, 2009); Сергей Безруков театрында (директор урынбасары, 2009–2011); А. А. Яблочкина исемендәге Үзәк актерлар йортында (Мәскәү; 2013–2015), АНО «Интерстейдж» халыкара театр агентлыгында (оештыручы, 2011–2017) җитәкче урыннарда эшли, шулай ук төрле мөстәкыйль проектларны оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнә.
2016 елда Россия дәүләт социаль университетының[d] «Дәүләт һәм муниципаль идарә» факультетын «социаль предприятие белән идарә итү» белгечлеге буенча тәмамлый. 2017 елда Мәскәү шәһәре мәдәният департаментының кадрлар резервына кертелә.
2017 елның июленнән 2019 елның 1 июленә кадәр ― Мәскәүнең «Театр Луны»[d] директоры (сәнгать җитәкчесе — Сергей Проханов)[5].
2020 елның 23 гыйнварыннан ― Ф. Г. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры[d] (Ярославль) директоры.
2022 елның май ахырында А. П. Чехов исемендәге МХТ[d] сәнгать җитәкчесе — директоры К. Ю. Хабенский аны сәнгать җитәкчесе — директорның беренче урынбасары вазыйфасына чакыра[6].
2023 елдан Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетының Дәүләт хезмәте һәм идарә институтында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча магистратура уза.
2024 елның 29 февраленнән ― А. С. Пушкин исемендәге Түбән Новгород опера һәм балет театры[d]директоры[7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүА. Төхвәтуллин эшләгән театрлар күп кенә театраль бүләкләргә лаек булган.
Шәхси тормышы
үзгәртүӨйләнгән (хатыны белән аерылган). Кызы Ләйсән, мәктәпне тәмамлый.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Анастасия Ермолова. Айрат Тухватуллин возглавил Нижегородский театр оперы и балета. Театръ, 28.02.2024
- ↑ Арсений Каримов. «Надо много пахать»: Айрат Тухватуллин прокомментировал назначение замом Хабенского в МХТ. Татар-информ, 15.06.2022
- ↑ Выпускник ГИТИСа Айрат Тухватуллин назначен первым заместителем директора МХТ им. А. П. Чехова. ГИТИС, 22.05.2022
- ↑ Айрат Тухватуллин: «Театр не может без государства так же, как и государство не может без театра». KP.RU, 26.11.2018(рус.)
- ↑ Анна Киселева. Айрат Тухватуллин: «Театр должен быть уникальным». «Наша молодежь», 31.01.2019(рус.)
- ↑ Марина Райкина. У Константина Хабенского в МХТ появился новый директор. МК, 25.05.2022(рус.)
- ↑ https://vk.com/wall697339310_1170 Нижний Новгород. Культурная столица России. Айрат Тухватуллин ВКонтакте, 28.02.2024
Сылтамалар
үзгәртү- Тухватуллин Айрат Рашитович. Яркипедия(рус.)
- «В тему». Айрат Тухватулин о новых вызовах на посту директора Волковского театра. YouTube видео, 17:59