Айрат Сафин (1975)
Айрат Фоат улы Сафин (1 август, 1975 елда, СССР, ТАССР, Түбән Кама) — «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры.
Айрат Сафин | |
---|---|
Туган телдә исем | Айрат Фоат улы Сафин |
Туган | 1 август 1975 (49 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия |
Әлма-матер | Казан дәүләт технология университеты |
Һөнәре | «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры |
Эш бирүче | «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ |
Биографиясе
үзгәртү1975 елның 1 августында Түбән Кама шәһәрендә туа. Казан дәүләт технология университетын (1998, 2000) тәмамлый.
Карьерасы
үзгәртү1992-1996 елларда - "Түбән Кама төзелеш һәм металл конструкцияләр заводы" АҖ автотранспорт цехы автослесаре.
1996-1997 елларда - "Фундамент компаниясе " ҖЧҖнең сату башлыгы.
1997 елдан 1997 елга кадәр -"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ синтетик каучуклар җитештерү заводының 1 нче җитештерү цехында слесарь-ремонтчы.
1997-1999 елларда - "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ синтетик каучуклар җитештерү буенча завод каучукларын полимерлаштыру цехының химик реактивлар җитештерү аппаратчысы.
1999-2001 елларда - "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ синтетик каучуклар җитештерү заводы каучукларны полимерлаштыру цехының бүлек башлыгы.
2001-2003 елларда - "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ полистироллар җитештерү һәм газ конденсатын эшкәртү заводының полистиролларын эшләү цехы механигы.
2003-2004 елларда - "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ полистироллар җитештерү һәм газ конденсатын эшкәртү заводының баш механигы урынбасары.
2004-2005 елларда - "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ полистироллар җитештерү һәм газ конденсатын эшкәртү заводының стиролполимерлаштыру цехы башлыгы.
2005 елдан 2013 елга кадәр - "Казаноргсинтез" ГАҖ поликарбонатлар заводының дифенил- һәм поликарбонат синтезы цехы башлыгы.
2013 елдан 2020 елга кадәр - "Казаноргсинтез" ГАҖнең этилен заводы директоры.
2020 елдан — "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры.
Бүләкләре
үзгәртү- «Казаноргсинтез» ААҖ рәхмәте (2006 ел)
- «Уйлап табу һәм рационализация отличнигы» билгесе (2012 ел)
- Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең Мактау грамотасы (2017 ел)
- «ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенә 60 ел» билгесе (2018 ел)