Айнина һәм Данина

Айнина һәм Данина (Гөрҗи телендә: აინინა და დანინა) яки Айнина һәм Данана (აჲნინა და დანანა) урта гасыр Гөрҗи хроникаларында расланганча борынгы КартлиКавказ Ибериясендә табынылган Мәҗүсилек Алиһәләр пары. Бу соңрак язмалардан башка бу культларның булуы турында шәһадәт юк.[1]
Тупланган Гөрҗи Хроникаларның өлеше булган 11-енче гасыр Патшалар һәм Патриархлар Тарихы буенча Айнина һәм Данана сыннары Картлиның икенче патшасы Саурмаг тарафыннан патша Мцхета шәһәренә юлда корылган булган. Элегрәк 7-енче-9-ынчы гасыр Картлиның Күчерелүе чыганагы Саурмаг Айина культын кертү нигезе өчен җаваплы, шул ук вакытта аның үги угылы һәм варисы Ибериянең Мириан I Данина потын барлыкка китергән дип игълан итә. Саурмаг һәм Мирван хөкем сөрү вакытлары шуларны исәпкә алып безнең эрага кадәр 3-енче һәм 2-енче гасыр дип даталана.[1]
Хәзерге заман тарихчылар Айнина һәм Дайнина/Айнина һәм Данана шул ук Илаһның ике исемнең кыскартылмасы дип фараз итәләр,[1] Данина/Данана Гөрҗи теле ялгау да кисәкчәсе + Нана буларак ясалган исем.[2] Николас Марр Гөрҗи исемнәрендә Иран Анахитаның һәм Иранныкы булмаган Нан-Асның чагылышы булуы карашында булган, шул ук вакытта Михаил Церетели алар Иштарның коллегасы Шумерлыларның Инаннасы тарафыннан йогынты ясалган дип ышанган.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Rapp, Stephen H. (2003), Studies in Medieval Georgian Historiography: Early Texts And Eurasian Contexts, p. 281. Peeters Publishers, Калып:ISBN 90-429-1318-5
  2. Allen, William Edward David (1932), A History of the Georgian People: From the Beginning Down to the Russian Conquest in the Nineteenth Century, p. 39. Taylor & Francis, Калып:ISBN 0-7100-6959-6
  3. Tseretheli, Michael (1935), "The Asianic (Asia Minor) elements in national Georgian paganism". Georgica, vol. 1, no. 1: 55-56.