Айдар Фәрит улы Вәлиев (1986 елның 14 июне, Казан, ТАССР, РСФСР, СССР) - Россия баянчысы, импровизатор. Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 14 июнь 1986(1986-06-14) (37 яшь)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Һөнәр төре музыкачы
 Айдар Вәлиев Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Айдар Вәлиев гади совет гаиләсендә туа. Әнисе Исламия Илдар кызы Вәлиева медик, әтисе Фәрит Вәлиев агач һәм мебель буенча яхшы белгеч. Баян коралына гашыйк булу һәм музыкага мәхәббәт балачактан ук килә, чөнки Айдар әтисенең гармунда уйнаганын еш тыңлый.

1993 елда 8 нче музыка мәктәбенә, атказанган мәдәният хезмәткәре Неклюдов Вячеслав Михайловичны сыйныфына укырга керә. Музыка мәктәбенең соңгы сыйныфында укыганда ук, 14 яшьтә Клингенталь шәһәрендә (Германия) узган баянчылар һәм аккордеонистларның халыкара конкурсында катнаша һәм дипломант була.

2001-2005 елларда И. В . Әүхәдиева Казан музыка училищесында (хәзерге көллияттә) белем ала, укытучысы Боровик Аркадий Ефимович. Параллель рәвештә И. В . Әүхәдиева Казан музыка училищесында укып, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә, Россиянең халык артисты, профессор һәм композитор Семенов Вячеслав Анатольевич сыйныфында стажировка үтә.

2005-2010 елларда Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә (академиядә) белем ала, профессор Протасов Александр Юрьевич классы.

2010 елдан башлап «AZAT Sound System» этно-рок төркемендә катнаша.

Хәзерге вакытта Россия, Германия, Франция, Италия, Англия, АКШ һәм башка якын һәм ерак чит илләрдә актив концертлар куя.

Чыганаклар үзгәртү