Абашева Айгөл Муса кызы - актер

Айгөл Абашева
Файл:Айгөл Абашева.jpg
Туган телдә исем Айгөл Муса кызы Абашева
Туган 15 сентябрь 1989(1989-09-15) (34 яшь)
Пенза шәһәре
Милләт татар
Һөнәре актер

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1989 елның 15 сентябрендә Пенза шәһәрендә татар гаиләсендә туа. Аның бабасын хәрби кеше буларак хезмәт итәргә җибәргәннәр. Шулай итеп ул анда гаилә кора.

Айгөлнең әнисе Кукмара районыннан. Ул энесен күрергә армиягә баргач, шунда булачак ире белән таныша. Шулай итеп Пензада татар гаиләсе барлыкка килә. Айгөл Абашева Пензада урта мәктәпне тәмамлый, музыка мәктәбендә белем ала.

Актер булу теләге аны Казанга китерә. 2014 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый. Драма артисты белгечлеген рус бүлегендә алган татар кызы. 2015 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына кабул ителә.

Беренче рольләре үзгәртү

  • Бистә кызы – “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт, С.Ваннус)
  • Гөлми –“Галиябану” (М.Фәйзи)
  • Күк сыер – “Кәҗә, сарык һ.б.” (И.Зәйниев)
  • Шарлотта – “Дон Жуан” (Ж.-Б.Мольер)
  • Рөкыя, Рауза “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин).

Шулай ук театр спектакльләренең күмәк күренешләрендә катнаша. Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган “Агыла да болыт агыла...” шигъри спектаклендә Туфан сөргендә булган якларда яшәгән Клавдия ролен бик оста башкара. Зөлфәт Хәким куйган "Бармы ришвәткә дәва?" спектаклендә корреспондент кыз ролен уйный.

Чыганак үзгәртү

  • КИЛМЕШӘК. "Сәхнә" урналы. 11.01.2018 ел.
  • "КИЛМЕШӘК" КАТТЫМЫ? Татарстан яшьләре. 13.11.2017 ел.
  • ПАЛАГАЙДА ҮСКӘН БЕЗНЕҢ АЙГӨЛ. Мәдәни җомга. 14.07.2017 ел.