Азәрбайҗан аты ( әзери. Azərbaycan atı ) - тау токымы менге-йөк төрендәге атлар, борыннан Азәрбайҗан территориясендә үрчетелә.

Азәрбайҗан мөһерендә карабах атлары .

Азәрбайҗан атлары озак яшәве, чыдамлыгы, югары эш сыйфаты белән аерылып тора, шулай ук көтүдә йөртүгә яхшы җайлаштырылган. Азәрбайҗан атларының конституциясе көчле, җитез, коры сөякле . Төсләре төрле. Бу токымны "үз эчендә" үрчетеп тә, гарәп һәм терек токымнары белән кушып та яхшырталар.

Төрләре үзгәртү

Азәрбайҗан аты берничә төрне үз эченә ала, алар үз үзенчәлекләренә ия һәм үрчетү урыны буенча аталалар; карабах атлары, куба юргасы, ширван атлары һәм делибозлар (яхшыртылган төр, нигездә, Азәрбайҗанның Газах өлкәсендә үстерелә, шуңа күрә делибозның тагын бер исеме - газах атлары).

Карабах аты үзгәртү

 
Карабах аты. Николай Сверчков, 1865

Карабах аты - бик борынгы тау аты. Ул XVIII гасырда Таулы-Карабахта чыгарылган һәм борыңгы Иран, Төркмәнстан, аннары гарәп атлары йогынтысында барлыкка килгән. Бу төр Азәрбайҗан аты Русиянең көньягында һәм Көнбатыш Европаның кайбер илләрендә ( Польша, Франция ) ат үрчетүгә зур йогынты ясый. Карабах атлары озын юлларда чыдам. Карабах атын үрчетү эше кайчандыр Азәрбайҗан ССРның Агдам ат заводында башкарылган [1] .

Делибоз үзгәртү

Делибоз - Азәрбайҗанның Газах, Агстафа, Товуз өлкәләрендә үрчетелгән тау атлары токымы. Бу токым XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында карабах токымы йогынтысында көнчыгыш ат токымнары белән җирле атларны кушып үрчетелгән [2]. Делибозлар тынычсыз, шул ук вакытта юрга аллюры белән танылган . Аларның сәламәтлеге нык, озын гомерлеләр һәм үрчемлеләр. Атлар кышны диңгез өстеннән 500 м биеклектә урнашкан көтүлекләрдә үткәрәләр .

Куба юргасы үзгәртү

Куба юргасы - XIX гасырда Бакы, Шамахы һәм аеруча Куба районнарында киң таралган җирле токым (токым исеме шуңа күрә бирелгән). Ике яшьлек атларның 1600 м ераклыкка уртача тизлеге 3 минут 25,4 с. Хәзерге вакытта Куба юргалары гарәп һәм терек токымнары белән кушып яхшыртыла [3] .

Дөньяда танылуы үзгәртү

2006 елда, Рәсәй Федерациясе Президенты призына ярышлар үткәрелгән Мәскәү ипподромында, Азәрбайҗаннан Эшкия исемле ат финиш сызыгына беренче булып, Мәскәү янындагы "Восход" ат фермасының Сателлит дигән аты белән бер үк вакытта килә. Бу узышта 12 ат - Русияныкы 7 һәм БДБ илләреннән 5 ат катнаша .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Карабахская лошадь // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  2. "Atçılıq haqqında" Azərbaycan Respublikasının Qanunu
  3. Статья «Atçılıq (Коневодство)(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка» на сайте Министерства Сельского Хозяйства Азербайджанской Республики


Әдәбият үзгәртү

  • Книга о лошади, под ред. С. М. Будённого, т. 1, М., 1952.
  • Азербайджанская Советская Энциклопедия. Том 1. Стр. 134. Азербайджанская лошадь.

Сылтамалар үзгәртү

  • Азербайджанская лошадь // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 1-й том— М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Canalı Mirzəliyev. At muraddır, insanların dostudur. // «Mədəniyyət» : газета. — 2008. Архивировано 30 декабря 2010 года.(азәр.)