Азәрбайҗан Республикасы Президенты
Азәрбайҗан Республикасы президенты (әзери. Azərbaycan Respublikasının Prezidenti) — Азәрбайҗан Республикасының иң югары дәүләт вазыйфасы, шулай ук бу вазыйфага сайланган зат. Конституция нигезендә, ил эчендә һәм тышкы мөнәсәбәтләрдә Азәрбайҗан дәүләтен тәкъдим итә. 2003 елның 31 октябреннән Азәрбайҗан президенты булып Илһам Әлиев тора.
Азәрбайҗан Республикасы Президенты | |
әзери. Azərbaycan Respublikasının Prezidenti | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 18 май 1990 |
---|---|
Рәсми резиденция | Q31291952? һәм Загульба[d] |
Вазифа били | Илһам Әлиев |
Дәүләт | Әзербайҗан |
Юрисдикциягә карый | Әзербайҗан |
Урынбасар | вице-президент Азербайджана[d] |
Намзәтлек яше | 35 яшь |
Рәсми веб-сайт | en.president.az |
Вәкаләтләр мөддәте | 7 ел |
Азәрбайҗан Республикасы Президенты Викиҗыентыкта |
Азәрбайҗан Конституциясе нигезендә, бер үк кеше президент постында чикләнмәгән сроклар булырга мөмкин. Азәрбайҗан президенты шулай ук Азәрбайҗан Республикасы бәйсезлеге һәм территориаль бөтенлеге, Азәрбайҗан Республикасы Кораллы көчләренең башкомандующие булып тора.
Сайлау
үзгәртүПрезидент булып сайланырга мөмкин зат:
- Азәрбайҗан гражданины;
- сайлау хокукына ия;
- 10 елдан артык Азәрбайҗанда яши;
- югары белемле;
- икеләтә гражданлык һәм башка дәүләтләр алдында бурычлары юк;
- авыр җинаять өчен хөкем ителмәгән.
Азәрбайҗан Республикасы Конституциясе нигезендә, президент 7 еллык срокка турыдан-туры тавыш бирү нигезендә сайлана. Президент итеп сайлауларда катнашкан сайлаучыларның яртысыннан артык тавышын җыйган кандидат билгеләнә. Хәрби хәл булган очракта, сайлаулар үткәрү өчен шартлар яраксыз булса, Президент мандаты хәрби операцияләр тәмамланганчы озайтыла[1].
Президент сайлауларының нәтиҗәләре рәсми рәвештә тавыш бирү уздырылган көннән соң 14 көн эчендә Азәрбайҗан Конституция суды тарафыннан игълан ителә[2].
Президент инаугурациясе
үзгәртүАзәрбайҗан Республикасы президенты инаугурациясе — Азәрбайҗанның яңа президенты вазыйфасына керешү тантанасы. Сайланган президент Азәрбайҗан Республикасы Конституция суды тарафыннан расланганнан соң өч көн дәвамында инаугурация тантанасы үткәрелә һәм президент ант бирә:
«Азәрбайҗан Республикасы президенты вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Азәрбайҗан Республикасы Конституциясен үтәргә, дәүләтнең бәйсезлеген һәм территориаль бөтенлеген якларга, халыкка лаеклы хезмәт итәргә ант итәм»
Президент ант иткән көнне үз вәкаләтләрен үтәүгә керешә.
Үткәрү урыны һәм датасы
үзгәртүБеренче тапкыр Азәрбайҗан Республикасы президенты инаугурациясе тантанасы 1992 елда була.
Урын | Дата |
---|---|
Милли Җыелыш бинасы | 1992 елның 17 июне[3] |
«Республика» сарае (2004 елдан Гейдар Алиев исемендәге сарай) | 1993 елның 10 октябре[4] |
1998 елның 18 октябре[4] | |
2003 елның 31 октябре[4] | |
24 октябрь, 2008 [4] | |
Милли Җыелыш бинасы | 2013 елның 19 октябре[5] |
Президентлык тарихы
үзгәртүАзәрбайҗанда беренче президент сайлаулары 1991 елның 8 сентябрендә, шул ук елның 18 октябрендә Азәрбайҗан Республикасының бәйсезлеге турында акт кабул ителгәнче үк уза.
№ | Президент | Фото | Вәкаләтләр башлануы | Вәкаләтләр тәмамлануы | Фирка |
---|---|---|---|---|---|
1 | Аяз Мөтәлибов(1938)[6]
|
1991 елның 30 августы 1992 елның 14 мае |
1992 елның 6 марты 1992 елның 18 мае |
Азәрбайҗан коммунистик партиясе
(1991 елның 10 сентябренә кадәр) | |
— | Ягуб Мамедов (в. б.) (1941)[7]
|
1992 елның 6 марты | 1992 елның 14 мае | —
| |
— | Иса Гамбар (в. б.) (1957)[7]
|
1992 елның 19 мае | 1992 елның 16 июне | Азәрбайҗанның халык фронты
| |
2 | Әбүлфәз Илчебәй (1938—2000)[8]
|
1992 елның 16 июне | 1993 елның 1 сентябре | Азәрбайҗанның халык фронты
| |
3 | Һейдәр Әлиев (1923—2003)
|
1993 елның 3 октябре | 2003 елның 31 октябре | «Яңа Азәрбайҗан» партиясе
| |
4 | Илһам Әлиев (1961)[9]
|
2003 елның 31 октябре | Гамәлдәге президент | «Яңа Азәрбайҗан» партиясе
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Конституция Азербайджанской Республики. base.spinform.ru. 2018-04-14 тикшерелгән.
- ↑ Избирательный кодекс Азербайджанской Республики. www.constcourt.gov.az. әлеге чыганактан 2018-04-14 архивланды. 2018-04-14 тикшерелгән.
- ↑ 22 il öncə bu günlər torpaqlarımız azad edilirdi... (азәр.). 7 гыйнвар 2014 тикшерелде. 2014 елның 23 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, Archived from the original on 2014-07-23, retrieved 2021-08-13
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Дворец имени Гейдара Алиева, Баку, Азербайджан: описание, фото, где находится на карте, как добраться. 2018-04-14 тикшерелгән.
- ↑ В Милли Меджлис состоялась инаугурация Президента Азербайджанской Республики (рус.). 14 апрель 2018 тикшерелде.
- ↑ Первые президенты бывших союзных республик СССР (2015-04-05). 14 апрель 2018 тикшерелде.
- ↑ 7,0 7,1 Azerbaijan: Heads of State: 1990-2018 - Archontology.org (en). әлеге чыганактан 2019-03-29 архивланды. 2018-04-14 тикшерелгән.
- ↑ Революция в Азербайджане (1992-05-18). 2018-04-14 тикшерелгән.
- ↑ Президент Азербайджанской Республики » Биография (ru). 2018-04-14 тикшерелгән.