Азат Рәхмәтуллин

Азат Рәхмәтуллин (4 апрель 1972 ел) — галим-табиб. 2007 елдан 2-нче Җөмһүрият клиник хастаханәсенең баш табибы, 2018 елдан Г. Г. Куватов исемендәге Җөмһүрият клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары, 2019 елдан Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары, 2022 елның 28 мартыннан — министр вазифасын башкаручы. Медицина фәннәре кандидаты.

Азат Рәхмәтуллин
Туган 4 апрель 1972(1972-04-04) (51 яшь)
Сибай, Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре хирург, табиб
Эш бирүче Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Азат Салават улы Рәхмәтуллин 1972 елның 4 апрелендә Башкорт АССРның Сибай шәһәрендә туа. 1989 елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны 1995 елда тәмамлый. Бер ел башкаланың 6 нчы хастаханәсендә хирургия буенча табиб-интерн булып эшли.

1996-1998 елларда БДМИ-да хирургия буенча клиник ординатура үтә.

2001 елга кадәр Уфаның 13-нче шәһәр клиник хастаханәсендә хирургия бүлеге хирургы була.Аннары ике елын Сибай шәһәре хастаханәсендә буенча эшли.

2004 елга кадәр баш табибның медицина буенча урынбасары була[1].2004-2005 елларда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлегенең баш белгече, бер үк вакытта БДМУ клиникасының кан тамырлары хирургиясе бүлеге хирургы. 2007 елга кадәр баш табиб урынбасары, 2-нче Җөмһүрият клиник хастаханәсенең табиб-хирургы, бер үк вакытта БДМУ клиникасы хирургы. 2007 елдан 2-нче Җөмһүрият клиник хастаханәсенең баш табибы[1].

2019 елның 9 сентябреннән БР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары[2].

2022 елның 28 мартыннан — БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы[3].

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Азат Рәхмәтуллинның 38 фәнни хезмәте, уйлап табуга 2 патенты бар[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Рахматуллин Азат Салаватович
  2. Азат Рахматуллин назначен первым заместителем министра здравоохранения Башкирии
  3. Азат Рахматуллин(үле сылтама)

Чыганаклар үзгәртү