Азат Әхмәдулла улы Камалов (1 декабрь 1937 ел23 апрель 2007 ел) — СССР һәм Россия филологы, башкорт тел белгече, филология фәннәре докторы, башкорт топонимикасы өлкәсендәге белгеч.

Азат Камалов
Туган 1 декабрь 1937(1937-12-01)
Ямансаз, Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 23 апрель 2007(2007-04-23) (69 яшь)
Уфа, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

Тормыш юлы үзгәртү

Азат Әхмәдулла улы Камалов 1937 елның 1 декабрендә Башкорт АССРның элекке Матрай районы (хәзерге Башкортстан Республикасының Җылаер районы) Ямансаз авылында туган.

1964 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1967-1990 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли (1972 елдан — өлкән хезмәткәр).

1990-1992 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта.

1992-1996 елларда Башкортстан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында эшли.

1996 елда Россия Федерациясенең Милли мәгариф мәсьәләләре институтының Башкортстан филиалында тикшеренүче вазифасын башкара.

1997-2005 елларда М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта, 1999-2004 елларда филология кафедрасы мөдире булып эшли.

2007 елның 23 апрелендә Уфада вафат була.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Азат Камалов — башкорт топонимикасы буенча 80-нән артык фәнни хезмәт авторы. Топонимика фәне белән дүрт дистә елга якын шөгыльләнү нәтиҗәсендә атамалар тарихы һәм этимологиясе хакында күп мәкаләләр, китаплар яза. Ул гыйльми-тикшеренү эшләрендә Башкортстан Республикасының ойконимиясен, гидронимиясен һәм оронимиясен тикшерүгә зур урын бирә. Башкорт топонимнарын башка төрки телләр, фин-угыр телләре һәм иран телләре белән чагыштырып өйрәнә.

Азат Камаловның гыйльми хезмәтләрендә башкортларның этногенезы, кабилә-ыру составы, хәрби-сәяси оешмалары, тамгалары турында бай мәгълүматлар бирелә. «Атайсал» (2001) китабы мисалында бу аеруча ачык күренә.

Азат Камалов — югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары өчен уку кулланмалары авторы буларак та яхшы билгеле галим.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Башкорт АССРның топонимнар сүзлеге (Словарь топонимов Башкирской АССР). — Уфа: Башкнигоиздат, 1980. — 200 с. Автордаш.
  • Башкирская топонимия. — Уфа: Китап, 1994. — 302 с.
  • Башкирские географические термины и топонимия. — Уфа: Китап, 1997. 383 с.
  • Атайсал. — Уфа: Китап, 2001. — 544 бит. Автордаш.
  • Башкорт теленең тарихи-этимологик топонимик сүзлеге. — Уфа: Китап, 2007. — 332 бит. Автордаш.
  • Башкортстан Республикасының топонимнар сүзлеге (Словарь топонимов Республики Башкортостан). — Уфа: Китап, 2002. — 254 с. Автордаш.

Чыганаклар үзгәртү

  • Башкирская энциклопедия. Том 3. — Уфа, «Башкирская энциклопедия», 2007. С. 290-291.