Азамат Тасимов
Тасимов Азамат Өтепбиргән улы; 18 март, 1984, Кинелле, Әстерхан өлкәсе — 28 декабрь, 2003, Дагстан) — россияле хәрби, граната атучы, Россия Герое (2004).
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 18 март 1984 |
Туу урыны | Идел буе районы, Әстерхан өлкәсе, РСФСР, СССР |
Үлем датасы | 28 декабрь 2003 (19 яшь) |
Үлем урыны | Дагстан, Россия |
Һөнәр төре | хәрби хезмәткәр |
Активлык урыны | Киләче |
Сугыш | Икенче чечен сугышы |
Бүләкләр | |
Югалтуларның хәрби классификациясе | сугышта үлгән[d] |
Биографиясе үзгәртү
Әстерхан өлкәсенең Кинелле дигән йорт татарлары авылында туган.
Киләче урта мәктәбен тәмамлаган. 2002 елда хәрби хезмәткә алына. Разведчик-гранатомётчик булып хезмәт итә. 2003 елның декабрендә Руслан Гелаев бандасын күреп беренче булып ут ача, боевиклар белән булган әлеге бәрелештә снайпер тарафыннан үтерелә. Каһарманлыгы өчен 2004 елда Россия Герое исеменә лаек була. 2004 елның 18 гыйнварында туган авылында җирләнә.
Гаиләсе үзгәртү
Атасы — Өтепиргән Үтәгән улы Тасимов (1997 елда үлгән).
Анасы — Ардахте Ибраһим кызы Тасимова.
- Өч кыз туганы.
- Кызы- Диана Тасимова
Хатирә үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Тихонова Н. (2004-05-31). Матери астраханца, погибшего в бою с бандой чеченского боевика, передали Звезду героя России. Астраханский регион. 2013-06-21 тикшерелгән.
- ↑ МУЧ «Средняя школа им. Азамата Тасимова» с. Килинчи, Астраханская область. Инфо-РЛ. әлеге чыганактан 2013-06-28 архивланды. 2013-06-21 тикшерелгән.