Абдүлһак Шинаси Һисар

Абдүлһак Шинаси Һисар (төр. Abdülhak Şinasi Hisar; 1887 елның 14 марты, Госман империясе, Истанбул1963 елның 3 мае, Төркия, Истанбул) — төрек язучысы, шагыйре, эссеисты, журналисты, әдәби тәнкыйтьчесе, мөхәррире.

Абдүлһак Шинаси Һисар

Туу датасы: 14 март 1887(1887-03-14)
Туу урыны: Истанбул, Госман империясе
Үлем датасы: 3 май 1963(1963-05-03)[1] (76 яшь)
Үлем урыны: Истанбул, Төркия
Эшчәнлек төре: язучы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1898 елдан Галатасарай урта мәктәбендә укыган. 1905 елда Франциягә киткән, анда Парижда Сәяси фәннәр мәктәбендә (École Libre des Sciences Politiques) укыган. 1908 елда конституцион монархия игълан ителгәннән соң туган ягына кайткан. Франция һәм Алмания компанияләрендә, Госман банкында, Реджи[d] тәмәке ширкәте администрациясендә эшләгән. 1931 елдан соң Әнкарада урнашкан һәм тышкы эшләр министрлыгында эшләгән.

1921 елда «Илери» газетасы өчен яза башлаган. Үзен уңышлы журналист, тәнкыйтьче, эссеист һәм шагыйрь буларак таныткан. Varlık, Ülkü, Muhit, Ağaç, Türk Yurdu журналлары һәм Milliyet , Hakimiyet-i Milliye (Ulus) һәм Yeni İstanbul газеталары белән хезмәттәшлек иткән. Үзенә күрә стильдә язган, шуның аркасында Төркиядә танылган.

1948 елда Истанбулга күченгән. Берникадәр вакыт (1954—1957) «Türk Yurdu» журналының баш мөхәррире булган.

1963 елның 3 маенда вафат булган.

Сайланган әсәрләре үзгәртү

  • Fahim Bey ve Biz (1941)
  • Çamlıca’daki Eniştemiz (1944)
  • Ali Nizami Bey’in Alafrangalığı ve Şeyhliği (1952)
  • Boğaziçi Mehtapları (1942)
  • Boğaziçi Yalıları (1954)
  • Geçmiş Zaman Köşkleri (1956)
  • Geçmiş Zaman Fıkraları (1958)
  • Antoloji: Aşk imiş ….. (1955)
  • İstanbul ve Pierre Loti (1958)
  • Yahya Kemal’e Veda (1959)
  • Ahmet Haşim : Şiiri ve Hayatı (1963)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.

Сылтамалар үзгәртү