Абдулхәмид Җанибәков
Абдулхәмид Шаршенбий улы Җанибәков (1879 – 1955) — галим-этнограф, нугай язуын язучыларның берсе. Беренче нугай әлифбаларын төзүче.
Абдулхәмид Җанибәков | |
---|---|
Туган | 1879 Әстерхан, Русия империясе |
Үлгән | 1955 |
Милләт | нугай |
Һөнәре | этнограф |
Балалар | Софья Җанибәкова |
Биография
үзгәртүАбдулхәмид Җанибәков 1897 елда Әстерхан шәһәренең Тыяк бистәсендә нугай-карагашлар гаиләсендә туа. Икенчебер әстерхан нугае галиме Абдрахман Үмәров укучысы. 1901 – 1917 елларда Хуҗатайта, Ясын-Соканда эшли, нугай мәктәпләре ача. 1920 елда Чиркәсиягә күченә. Башта нугай латин әлифбасын, 1938 елда кирилл әлифбасын төзи.
Төп эше - нугай халык авыз иҗаты җыелмасы - «Соьз казнасы» – «Сүз хәзинәсе».
Кызы Җанибәкова Софья Абдулхәмид кызы - беренче рус-нугай зур сүзлеген төзүче. Оныгының ире - космонавт, авиация генерал-майоры, ССРБ каһарманы - Владимир Җанибәков.
Әстерханда бер урам Җанибәков исемен йөртә.
Библиография
үзгәртү- Свод орфографических правил ногайского литературного языка. 1932
- Очерки истории ногайцев.